Материалы

Тырыш кыз Эмилия

последние и лучшие новости искусства в мире

2-6Тубыл шәһәренең 15 нче этно-мәдәни компонентлы мәктәпнең 8 нче сыйныф укучысы Эмилия Абайдуллина уку елының яртыеллыгын яхшы билгеләр, регионара бәйге-конкурсларда тапшырылган дипломнар, Мактау кәгазьләре белән тәмамлады. Татарстан Республикасының Буа шәһәрендә узган “Шәҗәрәләр - нәсел агачы” фәнни–практик конференциясендә ул “Туган ягым - нәсел шәҗәрәсе” дигән темага чыгыш ясап, 2 нче дәрәҗәдәге диплом белән бүләкләнде.

Мондый уңышларга ирешкән кыз ярдәм итүче укытучысы Банисә Ниязовага, әнисе Гөлфия Абайдуллинага һәм Галия әбисе белән Ризмөхәммәт бабасы Абайдуллиннарга рәхмәтләрен юллады. Тәртипле, инсафлы, тырыш кыз укуда да беренче, җыр–биюгә дә сәләтле.

Күптән түгел шәһәр күләмендә узган “Талант-шоу” бәйгесендә катнашып, ул 1 урын яулый. Эмилиянең кыңгырау сыман чыңлап торган матур тавышы белән башкарган татар җырларын тамашачылар яратып тыңлыйлар. Бәйгедә ул француз телендә җырлап жюри әгъзаларының һәм тамашачыларның мәхәббәтен яулый. Эмилиянең уңышларына укытучы апалары да шатланалар. Җырларга өйрәтүче, сәләтле балаларны игътибар үзәгендә тотучы “Сүзге” вокал ансамбле җитәкчесе Наҗия Хәкимова, биергә өйрәтүче Гөлфирә Шәмсетдинова балаларны сәхнә серләре белән таныштыралар. Алар бер юнәлештә, бер дулкында булганга, иҗади хезмәтләренең нәтиҗәсе дә күренә. Дәрестән тыш репетицияләр, бәйгеләргә әзерлек эшләре туктаусыз алып барыла. Бу талант ияләре Татарстан Республикасында, Казахстанда, Екатеринбург шәһәрендә үткәрелгән конкурсларда да катнашып беренчелекне алып кайталар. Җиңгән саен җиңәргә тырышкан талант ияләренә киләчәктә дә уңышлар телисе кала.

Римма УМИТБАЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума