Бер остаз кәгазь уртасына төртке төрткән дә, шәкертләренә күрсәткән:
- Сез нәрсә күрәсез?
- Нокта, - дигән берсе.
- Калын нокта, - дигән икенчесе.
- Калын кара нокта, - дигән өченчесе.
Остаз елмаеп куйган.
- Сез барыгыз да кара ноктаны күрдегез, ә ак дәфтәр битен күрмәдегез. Күп очракта тормышта да шулай. Кешенең кечкенә хаталарын күрәләр, ә изге эшләрен, ул нинди генә зур булмасын, күрә алмыйлар, - дигән.
Интернеттан