Бер фәкыйр кеше Аллаһтан сораган.
- Мин нигә шундый хәерче?
Аллаһ:
- Башкаларга бирергә өйрәнмәгәнсең, - дигән.
Хәерче:
- Үземдә булмаганны, башкаларга ничек бирим? Минем бер нәрсәм дә юк бит! – дигән ул.
Аллаһ әйткән:
- Ялгышасың. Синең берничә кыйммәтле әйберең бар:
* елмаю бүләк итәрдәй йөзең,
* матур сүз сөйли алырдай телең,
* башкаларга урын таба алырлык йөрәгең,
* әйләнә-тирәдәгеләргә ягымлы итеп карый алырлык күзләрең,
* Кешегә изге гамәлләр кыла алырлык кул-аякларың бар.
«Шәһри Казан»