Бер кеше яр буенда Локман Хәкимнең аякларын суга тыгып утырганын күрә дә, гаҗәпләнеп сорый:
- Нишләп утырасың?
- Этемне саклап утырам, - ди Локман Хәким.
Теге кеше тирә-юнендә эт күрмәгәч, кабат эндәшә:
- Монда бернинди дә эт юк бит! - ди.
- Ул авызым эчендә яши. Аның исеме - тел. Аннан да куркынычрак эт юк дөньяда. Аны бәйдән ычкындырган кеше үзен дә, башкаларны да бик үкенечле хәлләргә китерәчәк,- ди Локман Хәким.
Мораль: дәшмәү - алтын, диләр. Тел кешене җәннәткә дә, җәһәннәмгә дә кертә ала. Тел гөнаһларыннан ерак булыйк, уйламаган сүз әйтеп, башкаларны рәнҗетмик!