Материалы

Уйланырга урын бар...

последние и лучшие новости искусства в мире

Бер көнне улы әнисен кичке ашка ресторанга алып керә. Әнисе бик картайган, сәламәтлеге дә яхшыдан булмаган, күрәсең. Ашаганда кашык, чәнечкене кулыннан төшереп, өстәлдәге ап-ак җәймәне, күлмәген дә пычрата. Ресторанда утыручыларның кайберсе бу хәлгә канәгатьсезлек белдереп, ара-тирә алар якка күз төшереп куялар. Ләкин егетнең моңа исе китми, үзен бик тыныч тота. Бар игътибарын әнисенә юнәлтеп, ашатуын дәвам итә. Ашап туйгач, ул әнисен хатын-кызлар бүлмәсенә хәтле озата бара. Сабыр гына ишек янында әнисен көтеп ала да, күлмәген рәтләп, саклык белән чәчен тарый, күзлеген төзәтеп куя.

Аларның нишләгәннәрен ресторанда утыручылар тын калып, кызыксынып күзәтәләр. Ашап-эчкән өчен акча түләгәннән соң, улы әнисен култыклап ишеккә таба юнәләләр. Шул чак бер олы яшьтәге ир-ат егетне туктатып: “Хөрмәтлем, миңа калса, сез биредә нәрсәдер калдырдыгыз...” - дип әйтә. Егет бер дә икеләнмичә: “Юк, абый, ялгышасыз, без бернәрсә дә каплдырмадык”, – дип җавап бирә. “Юк шул! Сез һәр балага - үрнәк, ә әниләргә – өмет, ышаныч калдырдыгыз!” - дип озатып кала әлеге ир-ат...

Интернеттан.
(Рәүфә К
АНГАЗИНА тәрҗемәсе).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума