Беренче урында тәрбия, аннары гына белем булырга тиеш. Юкса...
Бер югары уку йортының физика-математика факультеты профессоры студентларга гомер буе истә калырлык дәрес бирү максаты белән тактага зур итеп «1» санын яза да: «Бу - сезнең кешелеклелегез. Ул – һәр кешенең бик кирәкле сыйфаты”, - дип аңлата. Аннары берлек янына «0»не өстәп куя да: «Бусы - сезнең ирешкән уңышларыгыз. Игътибар итегез әле: ул сезнең кешелеклелегез янына басып, сезнең яхшы сыйфатыгызны 10 тапкырга арттырып җибәрде. Хәзер тагын бер «0»не өстибез. Бусы – тәҗрибә. Инде сезнең сыйфатыгыз 100гә бәяләнде”, - дип аңлата. Аннары профессор әкренләп саклык, мәхәббәт, казанышларны өсти...
«Күргәнегезчә, өстәлә барган һәр «0» кешенең сыйфатын 10 тапкырга яхшырта бара”, - диде. Һәм кинәт ул беренче булып басып торган «1» лекне сөртеп ташлый - тактада бары әһәмиятле булмаган, мәгънәсез нульләр генә торып кала. Шул чак профессор студентларга мөрәҗәгать итеп: “Әгәр сездә кешелеклелек булмаса, сезнең калган сыйфатларыгыз, әлеге нульләр булып, бер нигә дә тормаячаклар!” - дип әйтә.
Тәрбия – кешелеклелекнең нигезе ул.
“Моны белергә кирәк” төркеменнән.
(Рәүфә КАНГАЗИНА тәрҗемәсе).