Материалы

Уйланырга урын бар...

последние и лучшие новости искусства в мире

Бер кеше Сократка мөрәҗәгать итеп:

- Беләсеңме, синең турыда дустың миңа нәрсә әйтте?

- Тукта, ашыкма, - диде аңа Сократ, - башта син миңа әйтергә теләгән хәбәрне 3 кат иләк аша үткәр әле.

- Өч иләк аша?

- Әйе. Ни дә булса сөйләгәнче, башта аны өч тапкыр иләргә кирәк. Беренчедән - син ул хәбәрнең дөрес икәненә үзең ышанасыңмы?

- Юк, мин моны ишеттем генә...

- Димәк, син белмисең, бу дөресме, әллә юкмы икәнен?! Шулай булгач, хәзер икенче кат иләктән – яхшылык иләге аша үткәреп кара. Димәк, син минем дустым турында яхшы сүз әйтергә телисең?

- Юк, киресенчә...

- Димәк, — дип дәвам итә Сократ, - син минем дустым турында начар сүз әйтергә җыенасың? Ә үзең аның дөрес хәбәрме, юкмы икәненә дә ышанмыйсың. Алай булгач, әйдә, өченче иләк – файда иләге аша үткәрик. Син сөйләргә теләгән хәбәрне миңа ишетергә, белергә кирәкме соң?

- Юк, бик кирәк тә түгел...

- Шулай булгач, - дип тәмамлый сүзен Сократ, - димәк, син әйтәсең килгән сүздә дөреслек тә, яхшылык та, файда да юк икән. Алай булгач, вакыт уздырып, аны нигә сөйләп торырга соң?

Интернеттан.
(Рәүфә К
АНГАЗИНА тәрҗемәсе).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума