#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Январь 2021
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
28 29 30 31 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Уйланырга урын бар...

последние и лучшие новости искусства в мире

“Көнче елан”

Берсендә елан чәчәктән чәчәккә рәхәтләнеп очып йөргән күбәләкне күргән дә эзәрлекләргә тотынган. Көн-төн тынычлыкта калдырмаган. Баштарак курку күбәләккә көч биргән, ул, канатларын җилпи-җилпи, тагын да биеккәрәк очкан. Еланга тоттырмаган. Ләкин өченче көнгә хәле беткән. Башка оча алмавын аңлап, чәчәккә кунган.

Еланга дәшкән:

- Мине үтергәнче, өч сорау бирергә рөхсәт ит әле, - дигән.

- Биреп кара, үлер алдыннан соңгы теләгең булсын, - дигән елан.

- Син күбәләкләр белән тукланасыңмы?

- Юк.

- Сиңа берәр начарлык эшләдемме?

- Юк.

- Ә ник соң мине үтерергә телисең? - дигән күбәләк еланга, моның сәбәбен аңлый алмыйча.

- Рәхәтләнеп очуыңны күралмыйм! - дигән елан.

Кайчак бер-беребезгә юктан гына үпкәлибез. Сөйләшмичә йөрибез, көнчелек аркасында якыннарыбызны күралмыйбыз. Ә беренче чиратта эчке дөньяңа тирәнрәк карарга, “көнчелек еланы”на яхшы сыйфатларны җиңәргә ирек бирмәскә кирәк. Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Өммәтемдә өч төрле кимчелек бар. Алар һаман йолдыз гыйлемнәре белән шөгыльләнә, төрле шомлануларга, ырымнарга ышана, күңелләрендә көнчелек тә бар”, - дигән.

Көнчелек күп гөнаһның башы булып тора. Шул сәбәпле кешене урынсыз рәнҗетергә мөмкинбез. Утынны ут яндырган шикелле, көнчелек кешенең яхшы гамәлләрен юк итә, эчтән кимерә. Сәламәтлек өчен дә бик зыянлы. Иманлы, зирәк булып, бу яман гадәткә безнең белән идарә итәргә юл куймыйк.

“Ирек мәйданы”.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836