Материалы

Уйланырга урын бар…

последние и лучшие новости искусства в мире

Бик бай бер карчыкның 3 кызы була. Үләр вакыты җиткәч ул кызларын чакырып хат яза:

- Кызларым...Үләр вакытым житә. Дөньядагы иң тәмле ризыкларны ашыйсым килә!

Олы кызы төянеп килеп тә житә... ни генә юк! Искитмәле.... Карчыкның күңеле була! Уртанчы кыз да татлы нигьмәтләр белән икенче көнне килеп житә! Төпчек кызны өч көн көтәләр... Юк! Карчык баш очыннан бар акча-алтынын чыгара да:

- Кызларым, рәхмәт! Күңелемне күрдегез... менә икегезгә тигез бүлегез!

Кызлар сөенешеп кайтып китә! Инде күзләрен йомып, якты дөньядан китәм дип торганда, төпчек кызы килеп керә...

- И, әнием! Зинһар, үлмәәәә! Синең өчен Мәккәдән Зәм-Зәм чишмәсеннән изге су алып кайттым! Һәм әнисенә су эчерә, юындыра! Хәл кергәч, карчык сандыктан Коръән китабын ала:

- Акча, байлык, кызым, ул - чүп! Аның гомере кыска! Ә сиңа мин бар күңел байлыгымны бүләк итәм! Син алып килгән нигьмәт - иң татлы, иң шифалы ! РӘХМӘТ! Коръән укы! Раббыбызга таян! Син иң бай кеше булырсың!

Интернеттан.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума