Материалы

Уйланырга урын бар…

последние и лучшие новости искусства в мире

Көн саен сөт сатучы яңа гына савылган сөтне хатыныннан алу белән, сөткә су кушып, күршеләренең өйләренә таратып чыга икән. Буыннан-буынга бу шәһәрдә яшәүче халык гел генә су белән аралаштырылган сөт эчкән. Беркөнне бу сөт сатучы ата-бабасының һәм үзенең кылган гөнаһларын танып, тәүбә итә дә, бүтән сөтнең күләмен су ярдәме белән арттырмаска карар кыла. Шуннан чиста күңел белән күршеләренә куе, тәмле ап-ак сөт тарата. Икенче көнне сатып алучылар аңа сөтнең гадәти булмаган тәменә зарланып, чак кына кыйнамыйлар үзен. Сөт сатучы бу хәлгә бик гаҗәпләнә һәм Пәйгамбәр янына барып, хәлне сөйләп бирә.

- Безнең дөнья шулай... Кешеләр гасырлар буе ялганның тәменә шул хәтле ияләшкәннәр, дөреслекнең тәмен бөтенләй онытканнар да инде. Хәтта җирәнеп төкерәләр, синең күршеләрең ничек чын сөтне кабул итмәгән кебек... - дип тынычландырган аны Пәйгамбәр.

Интернеттан.
(Рәүфә К
АНГАЗИНА тәрҗемәсе).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума