Бу санда 

#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Укучылар хәрәкәте лидерларының алтынчы слеты

последние и лучшие новости искусства в мире

44-5«Олимпийская ребячка» лагеренда Россия мәктәп укучылары хәрәкәтенең 4 юнәлешендә катнашучылар очрашты. Слетта барлыгы 8 отряд, шул исәптән яшь экологлар, муниципаль кураторлар һәм мәктәп музейлары отрядлары җыелды.

18-21 октябрь көннәрендә Россия мәктәп укучылары хәрәкәте лидерларының VI слеты Төмән өлкәсеннән дүрт юнәлеш буенча 150дән артык активистны җыйды.

Төмән районыннан 8 укучы арасында слетта Шыкча урта мәктәбеннән Гүзәл Зәйнуллина җитәкчелегендә Ралина Абдуллина һәм Эльвина Сәйфуллина «Мәктәп музейлары» юнәлешендә үз проектларын якладылар, ә Залина Әфлитунова «Яшь экологлар» юнәлешендә үзенең проектын тәкъдим итте. “Гомуми җыелыштан соң сменада катнашучыларны мастер-класслар, лекцияләр һәм остазлар әзерләгән юнәлешләр мәйданчыкларында очрашулар көтте. Кич белән безне оештыру комитеты тарафыннан төзелгән һәм үткәрелгән “Ажиотаж” актив уены, шулай ук сменаны оештыручылардан тимбилдинг (төркемнәргә туплау), зур спорт ярышы көтте. “Ажиотаж” уены барышында без коин-баллар җыеп, аларны бүләкләргә алыштырдык. Тимбилдинг отрядларны берләштерергә, командада эшләргә өйрәтте, шулай ук һәр катнашучының сәләтен ачыкларга мөмкинлек бирде”, - дип әйтәләр слетта катнашучы кызлар.

Слет кысаларында муниципаль командаларның стажировка программаларын конкурс нигезендә сайлап алу узды. Үз программаларын өч муниципалитеттан: Заводоуковск округы, Төмән районы һәм Төмән шәһәре укучылары әзерләгәннәр. Һәр команда үз проектын иҗади яктан күрсәтте, аннары сменада катнашучыларга ошаган программа өчен тавыш бирделәр.

Көннәр бары тик эш һәм уку белән генә чикләнмәгән, программа кысаларында катнашучылар өчен чаралар шактый булган. Иң яктысы, истә калганы — күңелле дискотека һәм «JustDance» уены буенча турнир, анда балалар яраткан җырларына биегәннәр, күңел ачканнар һәм ике актив хезмәт көннән соң ял иткәннәр, кичләрен алар учак янында гитарада уйнап, җырлаганнар.

Лидерларның VI слеты алдагы сменалар белән чагыштырганда шактый үзгәрешләр кичергән. Төп яңалык - катнашучыларга имидж продукциясен баллар җыеп алырга мөмкин булды. Моннан тыш, вожатый курсларын узган хәрәкәтне тәмамлаучылар үзләре дә вожатыйлар булдылар. Ниһаять, сменада Россия мәктәп укучылары хәрәкәте лидерларының музее булдырылды, аның өчен экспонатларны балалар үзләре алып килгәннәр. “Мәктәп музейлары” мәйданчыгы активистлары ярдәме белән катнашучылар композицияләр төзегәннәр.

“Һәр вакыйга якты хатирәләр калдырды, без һәм сменада катнашучы активистлар үзебез белән рухи көч алып кайттык. Бу слет башкаларга охшамаган, бу аның матурлыгы һәм уникальлеге. Һәркем үзе өчен мәктәпләрдә хәрәкәт эшен үстерергә ярдәм итәчәк яңа белемнәр һәм тәэсирләр тапты, киләчәктә дә слетларда катнашырбыз дип ышанабыз”, - дип тәэсирләре белән уртаклаштылар кызлар.

Ләйлә МАДЬЯРОВА

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836