#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Ул һәрчак хәтеребездә

последние и лучшие новости искусства в мире

Кулыма каләм алырга фаҗигале хәл мәҗбүр итте. Язмам укучым - Яркәү районы, Шатан авылы егете Илгиз Илнур улы Кәримов турында. Бер ел элек 1 март көнне “Ел укытучысы” конкурсыннан кайтып килгән чакта Райлә Әбделгалим кызы елап шалтыратып, улы Илгизнең үлгән хәбәрен җиткерде. Без, аның укытучылары, моңа ышана алмадык. Ничек? Ул бит армиядә, 23 нче февральдә генә 9 нчы сыйныф укучылары белән “Туган йорт җылысы” акциясе кысаларында Илгизгә хат язып, посылка җибәргән идек бит, дип хафаландык... Илгиз Илнур улын соңгы юлга озатырга бөтен авыл халкы, классташлары, укытучылар, укучылар, Аксарино авыл хакимияте хезмәткәрләре чыктылар. Барыбыз өчен дә бу зур югалту, кара кайгы булды.

Мин, Илгизнең класс җитәкчесе буларак, аның турында бары мактау сүзләре генә әйтә алам. Ул тормышта югалып кала торганнардан түгел иде, чөнки балачактан эшләп үсте. Ул төрле темаларга бәхәсләшә алды, шул ук вакытта үз фикере булды, ихтыяр көче нык иде. Илгиз мәктәпне тәмамлагач, яраткан һөнәре буенча белем алып, эшкә урнашкач, әти-әнисенә яңа зур йортны төзеп бетерергә матди ярдәм күрсәтү турында хыялланды. Балачактан ул яраткан әбисе - Әлфия Айнулла кызында яшәде. Әбисе дә оныгы өчен утка-суга керергә әзер иде. Элек класста ремонт ата-аналар көче белән башкарыла иде. “Әлбәттә, барам”, - дип оныгына сүз биргән Әлфия апа мәктәп автобусына соңга калгач, 5 чакрым җирне велосипедта килеп, ата-аналар белән тырышып эшләгәне бер дә истән чыкмый. Аннары 5-6 нчы сыйныфларда укыганда мин Илгизнең оста рәсем ясавын күреп, стена газетасы чыгару, Яңа ел алдыннан мәктәп ишек алдында төрле сыннар ясау кебек эшләрне аңа куша идем. Ул укудан соң кайтып хуҗалык эшләрен тизрәк бетереп, кышкы салкынга карамыйча, җәяүләп килә иде дә, кулына резина перчатка киеп кардан әкият персонажларын ясый иде. “Таң йолдызы-2007” балалар иҗаты район фестивалендә Илгизнең “Шүрәле” сыны, Әлфия апаның тәмле бәлешләре “Декоратив-кулланма сәнгате” һәм “Татар халык ашлары” номинацияләре буенча 1 нче урынга лаек булды. Шулай ук Илгиз атлетика һәм чаңгыда шуу белән шөгыльләнде, югары урыннар алып мәктәп дәрәҗәсен күтәрде. Гомумән, Илгиз яхшы күңелле, аралашучан, ярдәмчел, һәркемгә игътибарлы булды. Ул безнең күңелләрдә нәкъ менә без белгән – тормыш сөючән, максатчан, киләчәккә бары яхшы өметләр генә баглаучы егет булып сакланыр.

Рәйханә ХИСӘМЕТДИНОВА, Яркәү районы, Аксарино авылы.
(Рәүфә КАНГАЗИНА тәрҗемәсе).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836