Уңыш сине көтәчәк

последние и лучшие новости искусства в мире

9-9Вагай районының бай тарихлы, матур табигатьле Казанлы авылында күп балалы гаиләдә тудым, тәрбия алдым. Без, бер-беребезгә булышып, ярдәм итешеп, әниебезне кадерләп-хөрмәтләп, 8 бала үсәбез. Үсәбез дигәндә, үземнән олы ике абыемның берсе төньякка эшкә йөри, ә икенчесе армия сафларында хезмәт итә. Без, кечеләр, аларны бик тә яратабыз, һәрвакыт сагынып көтеп алабыз. Миннән кечкенә тагын 5 энем һәм сеңелем бар. Алар барысы да Казанлы урта мәктәбе укучылары.

2021 елны мәктәпне алтын медальгә тәмамладым һәм еллар буе өметләнгән хыялым тормышка ашты. Мин Казан федераль университетының (КФУ) студенты булдым! Бу максатыма ирешү өчен үземне урта сыйныфлардан бирле әзерләп килдем: тырышып укыдым, яраткан шагыйрьләремнең шигырьләрен конкурсларда сөйләдем, үзем дә шигырьләр язгаладым. Татар теле һәм әдәбияты буенча район, өлкә, регионара, бөтендөнья олимпиадаларында катнашып җиңүләр яуладым, Гран-прига да ия булдым. Мәктәбебездә үткән бәйрәмнәрне алып бардым, сыйныфым өчен сценарийлар да язгаладым, спорт белән дә шөгыльләндем. Бүгенге көндә татар һәм рус телләрендә 100ләгән шигырем һәм бер поэмам бар.

Ел саен ерак Казанлыдан искиткеч “дәртле, моңлы, нурлы Казанга” төрле чараларга Асия апа Зимагулова белән йөрүләрем күңелемне күтәреп җибәрделәр, Казанга булган мәхәббәтем көннән-көн арта гына барды. Рус теле, җәмгыять белеме фәннәреннән БДИ нәтиҗәләрем яхшы булды, татар теленнән өстәмә экзаменны 96 баллга тапшырдым. Шулай итеп, КФУның Г.Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбенең филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институтында шатланып, зур горурлык хисе белән тырыша-тырыша, бар көчемне куеп укый башладым. Безне бик оста, тәҗрибәле, талантлы укытучылар укыта.

Уку йортыбыз Г.Камал театрыннан ерак түгел бик матур зур бинада урнашкан. Сокландыргыч Кремльгә алып бара торган, күпләрнең төшләренә кергән Бауман урамы да якында гына.

Шәһәр күләмендә институтлар арасында төрле ярыш-конкурслар үтеп тора. «Студентлар көне»ндә спектакль уйнап, институтыбыз 1 урынны яулады. Монда сәнгать, иҗат, спорт, волонтерлык белән шөгыльләнү өчен барлык шартлар тудырылган, яшьләрнең үсешләренә зур әһәмият бирелә. “Татарстан – Яңа гасыр” телеканалының танылган “Башваткыч” тапшыруында катнашып, үземә никадәр ләззәт, рәхәтлек алдым, күп нәрсәне белдем, күп нәрсәгә өйрәндем.

Бу көннәрдә туган авылыма кышкы каникулга кайткач, иң беренче укытучыларым, укучылар белән күрешер-очрашыр өчен мәктәбемә йөгердем. Асия апаның әдәбият дәресләрендә булдым, укучыларга Казан, КФУ турында сөйләдем, теләгәннәрне үзебезгә укырга чакырдым.

Бар нәрсә һәркемнең үзеннән тора, тик тырышлык, сабырлык, максатчанлык кебек сыйфатлар кирәк. Ә уңыш сине көтәчәк!

Рөстәм ТӨХВӘТУЛЛИН,
КФУның 1 курс студенты, Казан шәһәре

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума