#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Июль 2021
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
28 29 30 1 2 3 4
5 6 7 8 9 10 11
12 13 14 15 16 17 18
19 20 21 22 23 24 25
26 27 28 29 30 31 1

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Уңышлы авыл укытучысы

последние и лучшие новости искусства в мире

28-7Заманча мәктәптә яшь укытучы булу җиңелме? Менә шушы сорауны педагогия югары уку йортларын тәмамлаучылар үзләре алдына куялар.

Нәкъ менә Денис Кәбиров та авылда яшәргә теләп, Аксурка урта гомуми белем бирү мәктәбенә эшләргә барырга карар иткән. Тумышы белән ул Икенче Сала авылыннан. Әтисе Нурбаис Мөбәрәк улы - урман хуҗалыгында эшли, әнисе Зәкинә Камсулла кызы өй учагын саклый, шәхси хуҗалык белән шөгыльләнә. Апасы Динә Тубыл педколледжында укый. Әти-әниләре балаларны хезмәткә өйрәтеп үстерделәр.

Мәктәпне тәмамлаганнан соң, Денисның һөнәр сайлау буенча проблемасы булмый. Ул «Информатика һәм математика» белгечлеге буенча Төмән дәүләт университетына укырга керә. 4 нче курста укыганда ук, ул спорт робот техникасы буенча өстәмә курслар үтте. Ул укуы белән бер үк вакытта университетта укучылар белән дәрестән тыш эшләр дә алып бара. Нәтиҗәдә, аның шәкертләре, «Робофест» төбәк ярышларында катнашып, өченче урынны яуладылар. Киләсе елда перспективалы студентка Лицман исемендәге лицей балаларын ярышларга әзерләргә тәкъдим иттеләр, алар инде икенче урынны яуладылар.

Әлбәттә, яшь кешенең потенциалын күреп, лицей җитәкчелеге Дениска аларда эшләргә, алтынчы сыйныфтан робот техникасы буенча түгәрәк алып барырга тәкъдим итте. Шулай итеп, булачак укытучы студент елларында яхшы мәктәп практикасы ала.

2018 елда Денис университетны тәмамлый. Кая барырга дип уйлап та өлгерми, Аксурка урта мәктәбе директоры Руфина Петакова туган мәктәбендә эшләргә тәкъдим итә.

Һәм менә Денис Нурбаис улы мәктәптә информатика укытучысы.

- Башта авыр булды, чөнки үземне укыткан укытучылар коллективына килеп, аларның хезмәттәше булдым. Бер яктан бу бик шәп - ярдәм бар, икенче яктан “минус”ы бар - син алар өчен һәрвакыт укучы, ә бит үзеңне өлкән педагог итеп хис итәсең килә», - дип сөйли яшь укытучы.

Хезмәттәшләре һәрвакыт ярдәм итәләр, шуңа да укытучылар мохитенә тиз җайлашты ул. Дәрестән тыш эшчәнлек белән шөгыльләнә, робот техникасы буенча түгәрәкләр алып бара. Балаларга нәрсә дә булса конструкцияләү, булдыру бик ошый. Алар да яшь педагогка тартылалар, балаларга аның кызыклы дәресләре, игелеклелеге, ярдәмчеллеге ошый.

2019 елда Денис Нурбаис улын армия сафына алалар. Хезмәт итеп кайткач, кире мәктәпкә килә, аны шулай ук җылы һәм ачык йөз белән каршы алалар. Педагоглар яшь укытучыны җаваплылыгы, хезмәт сөючәнлеге өчен хөрмәт итәләр. Ул алар өчен компьютерлар буенча консультант, пандемия чорында хезмәттәшләрен онлайн эшләргә, яңа технологияләрне үзләштерергә өйрәтте.

Денис Нурбаис улы балаларны ярата, авыр хәлдә һәрчак ярдәмгә килә. Үз тәрбияләнүчеләре өчен ул - чын дус, эчкерсез ярдәмче һәм зирәк киңәшче. Балалар язмышына битараф кеше укытучы була алмый шул.

- Балалар белән эшләү миңа ошый, - дип сөйли яшь укытучы. - Син алар өчен укытучы гына түгел, син аларның остазы, син - үрнәк, икенче әти. Алар миңа аңлашылмаган сораулар белән киләләр, проблеманы ничек хәл итәргә, киңәш сорыйлар.

Укытучылар коллективы Денис Нурбаис улының укытучы хезмәте авырлыгыннан курыкмыйча, тормышын мәктәп белән киләчәктә дә дәвам итәр дип өметләнә. Ә педагогик эшчәнлегенең башы – мактаулы, ышанычлы.

Фатыйма ВАБИЕВА, Вагай авылы.
(Нәсимә Т
АШБУЛАТОВА тәрҗемәсе)

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836