#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Уңышларың дәвамлы булсын, Ариана

последние и лучшие новости искусства в мире

13-516-23 март көннәрендә Минск шәһәрендә узган «Союз дәүләте студентлары Королевасы-2022» XXXI Халыкара матурлык һәм талант конкурсы бәйгесендә Россиядән «Россиянең студентлар миссы» Бөтенроссия интеллект, иҗат һәм грация конкурсында җиңүче 6 кыз катнашты. Әлеге бәйгедә безнең якташыбыз, газета укучыларыбызга таныш булган Төмән районы, Турай авылы кызы, бүгенге көндә Тубыл педагогия институтының 4 курсында «Ике профильле педагогик белем: рус теле һәм әдәбияты» юнәлеше буенча белем алучы Ариана Гайнуллина Россияне, Төмән өлкәбезне һәм югары уку йортын лаеклы рәвештә тәкъдим итеп, Белоруссиядән төп титулның берсен - «II Союз дәүләте студентлары вице-Королевасы–2022» исемен яулап кайтты.

Без Ариананы җиңүләре белән чын күңелдән котлап, киләчәктә дә яңадан-яңа казанышларга ирешүен телибез, аның уңышлары белән горурланабыз! Ариана өлкәбезне генә түгел, Себердә яшәүче татарларыбызны да дөньякүләм танытты.

Ариана узган бәйге турында фикерләре һәм кичерешләре белән бүлешеп:

Югары 3 титулның 2сен без, россиялеләр, алуыбызга бик шатмын. Минем өчен бу бердәмлек конкурсы булды. Чөнки без Россия җыелма командасы белән бардык һәм безнең өчен шәхси җиңү икенче планда булды. Төнге репетицияләр, киңәшләр һәм бер-беребезнең номерларын редакцияләү, образлар белән ярдәм итүләр - конкурста норма иде. «Студентлар Королевасы-2022» титулы алу өчен проектның милли этапларында җиңүче 12 кеше (Россиядән - 6 һәм Белоруссиядән 6 кыз) көч сынашты. Мин бәйгенең Бөтенроссия этабында катнашканда, үземнең ничек үскәнемне сиздем. Характерым ныгып, үземне көчлерәк итеп тойдым. Һәм бу мине яңа мөмкинлекләргә китерде. Ә халыкара бәйгедә катнашу моны миндә бары ныгытты гына. Форсаттан файдаланып, мин бәйгедә катнашырга тәкъдим итүчеләр, ярдәм кулы сузган һәм җанатарларыма рәхмәтемне белдерәсем килә. Әгәр Тубыл шәһәре башлыгы Максим Афанасьев, Нәкизия апа һәм Вилдан абый Рәхимовлар булышмасалар, мондый масштаблы конкурста катнаша алмаган булыр идем. Шулай ук иҗади номерларымны тормышка ашыруда бәяләп бетергесез ярдәм күрсәткәннәре өчен шәһәр хакимиятенең физик культура, спорт һәм яшьләр сәясәте департаменты, «Тубыл шәһәренең яшьләр һәм профилактика программаларын гамәлгә ашыру үзәге» муниципаль автоном учреждениесенә рәхмәтем зур», - дип сөйләде Ариана.

Рәүфә КАНГАЗИНА

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836