Материалы

Вәчир кызы Зөлфирә

последние и лучшие новости искусства в мире

14-11“Яшьләргә бүгенге тормышта максатларына ирешү, үз юлларын табу җиңелме” дигән темага Тубыл шәһәрендә яшәүче, татар кызларына хас булган сыйфатларга ия булган, тыйнак, тәрбияле, эшләгән эш урынында төпле фикер йөртә белгән китапханәче Зөлфирә Искәндәр кызы Фазылова белән әңгәмә кордык. Ул Тубыл район үзәк китапханәсендә тугызынчы ел эшли.

- Зөлфирә, сез үзегез кайсы яклардан? Китапханәче булырга хыялланган идегезме? 

- Мин Вәчир авылында туып үстем. Әнием Зөләйха Абдулла кызы авылда китапханәче булып күп еллар инде эшли. Китапханәдә эшләрмен дип уйламаган идем. Мәктәпне тәмамлап Тубыл пединститутының тарих факультетына укырга кердем. Диплом алып авылыбыз мәктәбендә өч ел тарих фәнен укыттым. Туган авылымны бик яратсам да, шәһәргә китәргә уйладым. Әниемнең китапханә эшләре буенча отчетларын шәһәрдәге үзәк китапханәгә - Тәнзилә Зәйни кызы Ниязовага тапшырырга дип килгәндә, аның белән таныштым. Район үзәк китапханәсе башлыгы буларак, ул мине эшкә чакырды. Тәнзилә апага рәхмәтлемен, чөнки үзәк китапханә җитәкчесе белән очрашу миңа тормышта үз урынымны табарга ярдәм итте.

- Китапханәдә тугызынчы ел эшлисез, мондагы эшне яратып өлгердегезме?

-Мин китапларны комплектацияләү бүлегендә эшлим. Китаплар арасында эшләү бик ошый. Монда эшләгән елларны мин ике мәртәбә Казанга барып белемемне күтәреп, семинарларда катнашып кайттым. Безнең китапханәдә эшләүче Розалия апа Әминова белән Петербургта узган семинарда да катнаштык. Район үзәге китапханәсендә осталыкны чарларга, хезмәт юлыбызда үсәргә, яңалыкка омтылып эшләргә мөмкинлекләр бар. Бездә эшләрен яраткан оста китапханәчеләр, оештыручылар эшлиләр.

- Татар телендә матур әдәбият бармы? Нинди газета-журналлар яздырасыз?

- 2018 нче елны Татарстаннан читтә яшәүче ватандашларга ярдәм итү программасы буенча безнең китапханәгә яңа китаплар килде. Казаннан Төмән өлкәсе “Яшь буын” оешмасының   җитәкчесе Фәрит Корманов популяр заманча әдәбият алып китерде. Фәнни китаплар белән дә безнең китапханә баеды. Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты белән хезмәттәшлек итәбез. Тубылдагы район китапханәсендә һәм авыл китапханәләрендә җирле язучыларыбызның, шагыйрь-шагыйрәләребезнең дә китаплары бар. 2020 елның беренче яртыеллыгына татар телендә чыгып килгән өлкә газетабыз ”Яңарыш”ны, “Акчарлак»ны, “Ялкын” журналларын 2020 елның беренче яртыеллыгына яздырдык.

- Тубыл шәһәрендә китап укучылар күпме?

- Шәһәрдә китап укучыларның күпчелеге урта һәм өлкән яшьтәгеләр. Аларның саны күп булмаса да, актив укучыларыбыз бар. Авылда яшәгәндә яңа китап уку, китапханәгә керү гадәти хәл иде.

- Сез ун елга якын шәһәрдә яшисез. Шәһәрдә яшьләрне кызыксындыра алырлык чаралар оештырыламы? Максатларга ирешү өчен кешедә нинди сыйфат булырга тиеш? Үзегез буш вакытларыгызны ничек үткәрәсез?

- Максатларга ирешү өчен көчле рухлы булырга, артка чигенмәскә дигән теләкләремне юллар идем. Мин ял көннәрендә туганнарым белән очрашырга, авылга әти-әниемнең хәлен белергә кайтам. Кинога барырга яратам, Тубылда Казан артистларының концертлары оештырылса, аларны калдырмаска тырышам. Кызганыч, шәһәрдә яшьләр өчен мавыктыргыч, кызыклы, файдалы чаралар сирәк үткәрелә. Киләчәктә татар әдәбиятын яратучылар клубын оештырырга хыялланам. Тубыллылар өлкә “Яшь буын” оешмасының активлыгына, башка шәһәрләрдә яшәүче яшьләрне дә кызыксындыра алуларын күреп сокланабыз.

- Зөлфирә, сез башкарган хезмәтегезне яратып, ялкынланып, тырышып эшләүче иҗат кешесе. Алдыгызга куйган яңа максатларыгыгызны да үтәргә язсын.

Римма УМИТБАЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума