#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Ноябрь 2018
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
29 30 31 1 2 3 4
5 6 7 8 9 10 11
12 13 14 15 16 17 18
19 20 21 22 23 24 25
26 27 28 29 30 1 2

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

“Яңа фатир алып калыгыз”

последние и лучшие новости искусства в мире

45-11“Яшь буын” өлкә татар яшьләр оешмасында спорт чараларын актив оештыручы булган Вәкил Тилимбаев укучыларыбызга таныштыр дип беләм. Алар бергәләшеп татар яшьләре арасында төрле ярышлар, чаралар үткәрәләр иде. Еш кына башка төбәк яшьләр оешмалары вәкилләрен дә чакыралар, тәҗрибә алмашу белән бергә, кызыклы күңел ачу чаралары да истә калырлык итеп оештырылды. “Ә инде Казанда бөтендөнья татар яшьләре форумында, татар яшьләре көннәрендә, Ульяновск каласында узган федераль сабантуйда катнашулар якты истәлек булып калды”, - ди Вәкил. Шул вакытларда алган тәҗрибә, тормыш сабаклары аңа киләчәктә дә зур этәргеч булып торган. Әле дә татар хәрәкәтендәге дуслары белән аралашып яши.

Хәзер инде Вәкил Рәес улы Көнбатыш-Себер дәүләт колледжын кызыл дипломга тәмамлаган, Тубыл социаль-педагогия академиясендә юрист һөнәрен үзләштергән югары белемле уңышлы эшләп килүче белгеч, җитәкче. Мөлаем, чибәр, тырыш татар кызы белән 1 малай үстерәләр.

Аның барлык хезмәт юлы күчемсез милек белән бәйле. Төмән районы хакимиятендә җир ресурслары идарәсендә эшли башлаган елларында шәхси затларга үз күчемсез милекләренә дәүләт теркәве уздыру кирәклеге дә бу юнәлешкә ныграк игътибар таләп иткәндер.

- Озак еллар төрле юридик оешмаларда хезмәт иттем. Кешеләрнең һәм юридик затларның мәнфәгатьләрен судларда якладым. Анда күчемсез милеккә хокукны раслау белән бергә, банк сферасына, өлешләп бүленә торган (долевое) төзелешкә караган юнәлешләр дә булды, - дип үзенең эше турында тулырак итеп сөйләргә кереште Вәкил. - Берничә ел эре Мәскәү компаниясенең күчемсез милек буенча юристы булып аның илнең төрле төбәкләрендә урнашкан 50ләгән күчемсез милек объектлары белән эшләдем.

Тагын банкта да үземне сынап карарга уйладым. Катлаулы конкурс аша үтеп, Санкт-Петербургта финанслар буенча укуымны уңышлы тәмамлап, финанс экспертлары командасында эшкә керештем. Тик күңелем ятмады. Тиздән яңадан Төмәнгә - күчемсез милек өлкәсенә кайттым. Ә төньяк башкалабызда алган кыйммәтле белем һәм тәҗрибә үз бизнесымны булдырганда бик ярдәм итте.

- Әлеге юридик һәм финанс яктан туплаган белемең сине үз эшеңне ачарга этәргән шикелле?

- Бу максатыма ирешер алдыннан мин Төмәндәге йортлар салучы иң эре һәм танылган “Партнер-Строй” оешмасында юрист булдым. Менә монда инде үз эшемне ачарга этәргеч ясаган төзелеш өлкәсенә караган иң бай тәҗрибәне алдым дияр идем. Тик бу вакытта бер оешманың оештыручысы (учредитель) булсам да, андагы өлешемне бераздан саттым. Ул әле хәзер дә шул юлда баруын дәвам итә.

- Әйдә инде, Вәкил, синең күп еллар туплаган хезмәт җимешең, алдагы көнгә якты өметең булган шәхси компанияң турында да белдереп үт.

- “Новация” күчемсез милек агентлыгының (ООО “Новация Консалт”) төп юнәлеше булып күчемсез милек буенча төрле төрдәге хезмәтләр санала. Без яңа төзелешләр белән дә, кулланышта булган йорт-биналар, шәһәр читендәге милек белән дә эшлибез. Мөрәҗәгать итүчеләр күп булу сәбәпле, фатирларны арендага алу буенча аерым бүлек ачарга уйлыйбыз. Әлегә белгечләр әзерлибез. Бер сукмактан бара торган башка эре оешмалар белән чагыштыру урынсыз булса да, сынатмыйбыз. Башкарган эшләребез саны елдан-ел арта, монда күбесе чыбыксыз телефон ярдәмгә килә. Безнең сыйфатлы хезмәтне күреп, клиентлар саны да күбәя, штат та, шул сәбәпле, үсә. Хәзерге вакытта 12 белгечебез бар. Аларның 5се – күчемсез милек өлкәсендә дистәләгән еллар стажы булган тәҗрибәле риелторлар. Әле соңгы вакытта алар безнең компания аша хупланган ипотекага ия булган сатып алучыларга яраклы тораклар эзләү белән мәшгуль.

Тагын да юридик хезмәтләр, фатирларны ремонтлау, матурлау белән дә шөгыльләнәбез.

Мөмкинлекләребезгә карап, социаль проектларда да катнашырга тырышабыз. Хәзер хакимиятләр белән хезмәттәшлек кысаларында Индрәй һәм Муллаш авылларында яшәүче социаль яктан авыр гаиләләрнең өйләренә янгын чыгу куркынычы булуын хәбәр итүче җайланмалар алдык.

Киләчәккә хыяллар җитәрлек, әлбәттә. Дөрес максат билгеләп, шул юнәлештә бар көчебезне куеп эшләү - безнең бурыч.

- Егет-кызлары үскән, үзләре фатир алырга теләгән яки башка максаты булганнарга нинди файдалы киңәшләр бирер идең?

- Әлбәттә, фатир алганда тәҗрибәле риелтор һәм юрист ярдәме төрле куркынычлардан саклый. Безнең аша яңа йорттан фатир алучыларга ипотека брокеры, риелтор һәм юрист хезмәтләре түләүсез башкарыла. Икенчел (вторичный) торак алганда комиссия күләме дә шәһәрдәге уртача суммадан түбәнрәк.

Соңгы вакытта ипотека процентлары төшү сәбәпле, яшьләр арасында, аренда бәясен түләп торырга теләмичән, ипотекага үз торакларын алучылар артты. Монда инде аларга ярдәмгә банклар төрле программалар тәкъдим итәләр: түбән процентлар, яңа торак алганда процентларга субсидия бирү. Булган барлык (шул ук вакытта дәүләт сертификатларын куллану буенча да) программалар белән актив эшлибез.

Шуны да билгеләп үтәсе килә, закончылыкта үзгәрешләр булу сәбәпле, хәзер төзелешне өлешләп алып барудан проектлы финанслауга күчү нәтиҗәсендә яңа йортларда бәяләр күтәрелә. Төзелеш компанияләре “дольщик”лар акчасын күп фатирлы тораклар кулланылышка тапшырылгач кына ала алалар, аңа кадәр кредит ярдәмендә төзергә тиеш булалар. Ә барлык өстәмә чыгым торак бәясенә тәэсир итә. Әле аңа төзелеш материалларының кыйммәтләнүе, инфляция һәм башкалар да өстәлә. Яңа фатир алуны озакка сузмаска киңәш итәр идем.

Икенчел торак алганда торакка да, сатучыга да кагылышлы документларны яхшылап карарга кирәк. Мәсәлән, хәзер физик затларның банкротлашуы күзәтелә, шуңа күрә соңгы берничә елдагы килешүләр дөрес булмаска мөмкин.

- Рәхмәт, Вәкил. Күп аңлашылмаучылыклар ачыкланды. Синең шикелле өметле киләчәкле, белемле яшьләребез турында ишеткән саен, күңелне шатлык хисләре били. Күчемсез милек өлкәсендәге яңалыклар белән алга таба да таныштырып торырсың дип ышанабыз. Уңышлар телибез.

Гөлнур ВӘЛИЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836