Материалы

“Яшь буын” лылар концерт куйдылар

последние и лучшие новости искусства в мире

13-78 март көнне безнең Яңа Кәешкүл авылы клубында күңелле концерт булып үтте. Аны Төмән шәһәреннән “Яшь буын” өлкә татар яшьләре һәм Төмән шәһәр башкорт яшьләре оешмалары үткәрделәр. Ике башкорт егете Эмиль Юсупов, Олег Ямалыев туган телләрендә моңлы да, шаян да җырлар башкардылар. Концертны оештыручы Фәрит Корманов һәм алып баручы Элина Кангазина матур сүзләр белән башлап җибәрделәр. Җырчы егет Эрик Абдуллин үзенең көчле, моңлы тавышы белән Салават Фәтхетдинов репертуарыннан күңелгә ятышлы җырлар җырлады. Яшь егет Айдар Кангазин моңлы итеп курайда уйнап күңелләребезне күтәрде. Элина белән Айдар, ике бертуган, шәһәрдә яшәсәләр дә, матур, әдәби телдә, сүзләрне дөрес, сәнгатьле итеп, Муса Җәлилнең шигырьләрен яттан сөйләделәр. Фәрит Корманов турында да берничә сүз әйтеп китәсем килә.

13-9Аның инде безнең авылга берничә мәртәбә килгәне бар иде, бу юлы, авариядән соң кулына пулемет алып куйган икән дип уйламагыз, дип көлдерде. Авыруына карамастан, өлкә буенча концертлар оештырып йөрү җиңел эш түгел, билгеле, ул җырларны да бик моңлы итеп башкарды, бөтен зал бергә җырлап утырды. Казан шәһәренә экскурсияләргә йөртә, яшь булуына карамастан, бөтен көчен милләттәшләренә багышлаучы, ихтирамга лаек кеше ул. Рәхмәт сезгә, “Яшь буын” артистлары. Сезгә иҗат эшегездә, тормышыгызда, укуыгызда уңышлар, сәламәтлек, бәхетләр телибез. Тагын килеп үзегезнең моңлы җырларыгыз, курайларда уйнап безне шатландырыгыз.

Әминә КӘРИМОВА,
Яркәү районы, Яңа Кәешкүл авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума