#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Яшь лидерлар корылтаенда

последние и лучшие новости искусства в мире

49-724-26 ноябрь көннәрендә “Яшь буын” өлкә һәм Ялутор районы татар яшьләре оешмасы тырышлыгы белән региондагы татар яшьләре оешмалары җитәкчеләренең 2нче корылтае булып узды. Беренче көнне яшьләр Ялутор шәһәренең милләтләр мәдәнияте үзәгендә түгәрәк өстәл янында очрашып, бер ел эчендә башкарган эшләре белән таныштырып, тәҗрибәләр белән уртаклаштылар. Чараның тантаналы өлешен милләтләр мәдәнияте үзәге җитәкчесе Наталья Сарычева һәм Ялутор шәһәре мәчете имамы Раил хәзрәт Мәхмүтов котлау сүзләре белән ачып, корылтай эшенә уңышлар теләделәр.

“Яшь буын” оешмасы җитәкчесе килүчеләргә рәхмәт белдереп, кунаклар белән таныштырганнан соң, сүзне доклад сөйләүчеләргә бирде. Салехард шәһәре татар милли-мәдәни автономиясе каршында эшләүче “Ватан” татар яшьләре бүлеге җитәкчесе Наилә Галеева үзенең чыгышында туган як тарихын өйрәнүгә, күренекле якташлар белән горурлану, аларның башкарган хезмәтләрен дөньякүләм танытуга басым ясады. Пермь шәһәреннән килгән Тимур Мукминов “Чәк-чәк” татар яшьләре оешмасының ничек итеп төрле буын кешеләрен бергә оештырып, бәйгеләр, бәйрәм-концертлар, мастер-класслар үткәрүләре турында сөйләде. Ул горурланып: “Бездә оешма җитәкчесе эш хакы алып эшли. Шунысы сөенечле, бездә туган телен, мәдәниятен яраткан, аның киләчәген кайгырткан татарлар яши. Алар һәр эшебез белән кызыксынып, хуплап, матди ярдәм күрсәтер өчен безне үзләре эзләп киләләр”, - диде. Омск шәһәренең “Заман” татар мәдәният үзәге рәисе Чулпан Фәхретдинова актив ярдәмчеләре - Марат Махмәтов, Роксана Тимирова, Әлфия Чәләлетдинова белән таныштырганнан соң, үзләрендә нинди чаралар үткәрүләре, күптән түгел Тара шәһәренә барып, яшьләр белән очрашып, тренинг уздырганнары, тиздән Омск шәһәрендә татар театры эшли башлаячагы турында сөйләде. “Яшь буын” Ялутор районы яшьләре оешмасы бүлеге рәисе Руфат Хәмидуллин һәм Фәрит Корманов та яшьләребезнең нинди эшләр алып барганнарын барладылар. Аннары яшьләр Аслана авылында узган район Мәүлет бәйрәменә бардылар. Ә кичен алар Сәел авылы мәдәният йортында Әниләр көненә багышланган концертта катнаштылар. Икенче көнне корылтай делегатлары Ялутор мәчетендә имам Раил хәзрәт Мәхмүтов белән очрашып, дин һәм әхлак турында әңгәмә алып бардылар. Шуннан алар Төмән шәһәренә юл алдылар. Биредә яшьләр өчен шәһәр буйлап һәм Ямбай музеена экскурсияләр оештырылды. Бу көнне алар шәһәр татар мәдәният йортында узган Себертатар теле көнендә бик теләп катнаштылар. 49-6Биредә “Яшь буын” һәм “Чәк- чәк” оешмалары арасында хезмәттәшлек килешүе төзелде. Үзенең тәэсирләре белән бүлешеп Наилә Галеева: “Корылтай иҗади рухта, нәтиҗәле төстә үтте. Ул безгә киләчәктә эшлекле һәм шәхси элемтәләр урнашуга этәргеч бирде. Чөнки без төрле шәһәрләрдән килгән яшьләр белән аралашып кына калмыйча, 3 төрле темага караган зур масштаблы чарада катнаштык. Моннан башка без Сәел һәм Ямбай авылы, Ялутор шәһәр музейларында, мәчетләрендә булу бәхетенә ирештек. Корылтай делегатлары исеменнән Фәрит Зәки улына һәм колач җәеп безне каршы алып, озатып калган Себер халкына, Себер җиренә зур рәхмәтебезне белдерәбез!”- диде.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836