Материалы

Яшь укытучы

последние и лучшие новости искусства в мире

10-7Яркәү районы, Яңа Кәешкүл авылында 1988 елның декабрь аенда Гөлниса апа һәм Тимергали абый Назаровлар гаиләсендә кыз бала дөньяга килә. 1995 елда ул 1нче сыйныфка укырга кереп, мәктәпне бар тырышлыгын куеп “4” һәм “5” билгеләренә тәмамлый. Оксана Тимергали кызы кечкенәдән я табиб, я, әнисе кебек, укытучы булырга хыяллана. Уңган, тырыш, ярдәмчел, үз максатына ирешүчәнлек сыйфатларына ия булган кыз хыялларын тормышка ашыра бит! Тубыл медколледжына укырга керә, аны 2009 елда уңышлы тәмамлап, диплом алып чыга. Төмән шәһәрендә фельдшер булып эшли башлый.

Әмма озак эшләргә туры килми, йөрәгенә тынгы бирми торган хыялы җиңә яшь кызны. Шулай ул Тубыл педагогия институтының чит телләр бүлегенә укырга керә. Хәзерге көндә Оксана Тимергали кызы Яңа Кәешкүл урта мәктәбендә инглиз теле укытучысы булып бөтен көчен, дәртен балаларга багышлап эшли. Ул әле 10-11 класс укучыларының сыйныф җитәкчесе дә. Һәр эшен җиренә җиткереп башкара. Аның дәресләре беркайчан да тәҗрибәләрсез үтми, аның кабинеты да иң яхшылардан санала. Укучылары инглиз телендә олимпиадаларда катнашалар, апалары оештырган “Берлек” түгәрәгенә бик теләп йөриләр. Концертларда, кичәләрдә чыгышлар ясап ата-аналарны, өлкәннәрне сөендерәләр. Бу ел Оксана Тимергали кызы традицион үткәрелә торган “Ел укытучысы” бәйгесендә катнаша. Без, Яңа Кәешкүл урта мәктәбе коллективы, ата-аналар, укучылар Оксана Тимергали кызына эшендә иҗади уңышлар, тормышында бәхет-шатлык, үзенә һәм гаиләсенә исәнлек-саулык телибез.

Зифанур ӘНВӘРОВА, Яркәү районы,
Яңа Кәешкүл мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума