#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Яшь җырчыбыз Фәзилә

последние и лучшие новости искусства в мире

22-5Өлкәбезнең Төмән районы, Червишево авылында белем алган Фәзилә Вәлеева үткән ел Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтына укырга керде. Һәм аз гына вакыт арасында үзен күрсәтеп тә өлгерде: “Илһамият” халыкара конкурсында лауреат исеменә лаек булды. Аның искитмәле тавышын “Татарстан Яңа гасыр” телеканалының “Җырлыйк әле” тапшыруында бөтен дөнья ишетте. Өлкәбездән шундый сәләтле кызның нәкъ менә татар мәдәниятен ныклап өйрәнергә, татар эстрадасы белән тормышын бәйләргә теләк белдерүенә ничек шатланмыйсың, горурланмыйсың инде!? Фәзилә, аның уку еллары, уй-кичерешләре турында күбрәк беләсе килү теләге белән үзенә язып карарга булдык.

Ә бу тырыш кыз, озак көттермичән, үзе турында эчтәлекле, матур татар телендә (рус мәктәбендә укыса да) язып та җибәргән:

- Мин 2000 нче елның 24 нче ноябрендә Төмән шәhәрендә тудым. Әтием - Фазылҗан Фатыйх улы, әнием - Нурсилә Әбделхәй кызы Яруллина.

Әнием әйтүенчә, иҗатка балачагымда ук тартыла башлаганмын. Дүрт яшемдә мин шәрыкъ сериалларын карарга яратканмын. Мәсәлән, «Клон» сериалының баш герое Жади мине шәрыкъ биюләре белән үзенә тартты, ә мин аның артыннан бу бию хәрәкәтләрен кабатларга тырыша идем. «Кызганыч, төшерергә камера юк иде», - ди әнием. Аның сүзләренчә, бу минем иҗатта беренче адымнарым булган. Шулай ук балачагымда Наталия Орейро, ГлюKоZA кебек артистларга пародия эшләргә ярата идем. Ә Николай Басковның бигрәк тә «Шарманка» җырын җырлаудан туктый алмаганмын.

Әти-әнием һәм мине күрүчеләр, чын артист кыз үсә, дип әйтә торган булганнар.

Беренче классны мин 9 нчы шәhәр мәктәбендә тәмамладым, аннан Червишево авылына күчендек. Икенче класста мине әнием музыка мәктәбенә бирде, мин анда фортепиано классы буенча укыдым, тора-бара вокалга тартыла башладым.

Музыка мәктәбендә укыганда бик күп конкурсларда, фестивальләрдә катнаштым hәм күп кенә җиңүләр яуладым. Халыкара, бөтенроссия, өлкә, район, шәһәр күләмендәге конкурсларда чыгыш ясадым. Мин барлык чараларда да актив катнаша идем. Иҗатны яраттым hәм үземнең киләчәгемне дә иҗатка багышладым.

«Димитриев шимбәсе» дигән бөтенроссия, «Сихри баскычлар», «Кит», «Өмет ярлары» hәм башка бик күп конкурсларны атап булыр иде. «Таң йолдызы»нда катнаштым, шулай ук җиңү белән кайттым.

2015 елда Губернатор чыршысына чакыру алдым. Шул ук уку hәм иҗади җиңүләремне бәяләп мәктәбем миңа Россиянең «Алтын боҗрасы» буйлап туристик юллама бүләк итте. Без анда Мәскәү, Тула, Калуга, Серпухов шәhәрләрендә булдык. Бу язмышым бүләк иткән чын лаеклы бүләк иде. Алынган призлы урыннар hәм мәктәп чараларында актив катнашу саны буенча безнең мәктәптән мин берүзем генә үттем.

Музыка hәм гомуми урта белем бирү мәктәбен уңышлы тәмамлаганнан соң, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтының татар театры эстрадасы кафедрасына укырга барырга теләдем. Эстрада артисты белгечлеге буенча аның җитәкчесе – профессор Салават Зәки улы Фәтхетдинов. Бүгенгесе көндә мин максатыма ирештем, шушы бүлектә уңышлы гына укып киләм. Безне доцент Раушан Тимерҗан улы Шәрипов, Татарстаннын халык артисткасы Римма Мөбәрәк кызы Ибраһимова hәм Салават Зәки улы кебек хөрмәтле hәм мәртәбәле шәхесләр укыталар. Алар минем өчен артист hәм укытучыларым гына түгел, ә туганнарым кебек булдылар. Безгә җырчы буларак үсәргә, белем тупларга ярдәм итәләр. Мин аларга моның өчен бик рәхмәтлемен. Шулай ук үземнең башка укытучыларыма: сәхнә теле укытучысы педагогика фәннәре кандидаты Земфира Ибятовага, халык артисты, оста баянчы Кирам Сатиевка зур рәхмәтемне җиткерәм.

Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтына килүнең тагын бер сәбәбе - монда бөтен җирдә туган телдә сөйләшәләр, бай татар мәдәнияте белән якыннан танышып, аны саклауда, үстерүдә үз өлешеңне кертә алу мөмкинлеге дә көч бирде. Киләчәктә мин бу мөhиткә үзем дә, Алла бирса, кереп китәрмен дип уйлыйм. Монда бар да үзеңнеке кебек якын, сакларга hәм югалтмаска кирәк.

Казан минем өчен тормышымның бер яңа баскычы, мин монда яңадан туган кебек булдым, Казанда мин үземә кирәк булган бик кызыклы нәрсәләргә төшенәм, күп әйберләргә өйрәнәм. Беренче курста ук, «Илhамият» халыкара конкурсында катнашып беренче дәрәҗәдәге лауреат исеменә ия булдым. “Татарстан Яңа гасыр” телеканалында «Җырлыйк әле» телевизион караоке-шоуда катнаштым.

Туган телемдә классик hәм халык җырларын башкарам. Мәсәлән, Рөстәм Яхин, Салих Сәйдәшев әсәрләрен аеруча яратам. Тавыш кую буенча Римма Ибраһимова нык ярдәм итә, кайбер нәтиҗәләр дә бар инде.

Сүземне йомгаклап, беренче очракта әниемә миңа зур терәк булганы, ярдәм иткәне өчен, үземне укыткан hәм hаман да укыта торган укытучыларыма, «Яңарыш» газетасына чиксез рәхмәтлемен. Тагын да тормышымда зур урын алып торган һәрвакыт киңәшләре белән булышучы, туры юл күрсәтүче Татарстанның атказанган мәдәният эшлеклесе Фәрит абый Хәкимовка да олы рәхмәтемне юллыйм. Мин бар тик алга барырга, максатларыма ирешергә тырышачакмын. Зур артистка булу - ул минем хыялым hәм киләчәктә барлык тамашачыларны, якташларымны сөендереп иҗат итәрмен дип уйлыйм.

Фәзиләгә уңышлар гына телисе кала. Әлбәттә, әлеге кафедрада уку бәясе аз түгел, гаиләсенең матди яктан ул чыгымнарны күтәреп барырлык мөмкинлеге юк. Шуңа да ярдәм кулын сузучыларга бик рәхмәтле алар. Әлеге сәләтле кызның киләчәге якты, өметле булсын иде. Өлкәбезнең саф, моңлы тавышлы, татар мәдәниятенә мәхәббәтле кызы һөнәри белем алып, тәҗрибәле, халык мәхәббәтен яулаган җырчы дәрәҗәсенә ирешүе искитмәле зур шатлык бит ул. Өлкәбез хакимияте, дистәләгән иҗтимагый оешмаларыбыз татар мәдәниятен үстергәндә аның шикелле белемле белгечләр булдыруны уйларга, милли рух, үзаңы, хөрмәте булган якташларыбызга юл күрсәтергә кирәктер. Өлкәдәге татар мәдәнияте белемле хезмәткәрләргә мохтаҗ.

Гөлнур ВӘЛИЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836