#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Июнь 2017
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
29 30 31 1 2 3 4
5 6 7 8 9 10 11
12 13 14 15 16 17 18
19 20 21 22 23 24 25
26 27 28 29 30 1 2

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Яшьбуынлылар “Чиксез буын” фестивалендә катнаштылар

последние и лучшие новости искусства в мире

25-5Бу көннәрдә Төмән индустриаль университетында регионда чит ил студентлары өчен иң зур чара - “Чиксез буын” X халыкара студентлар фестивале узды. Анда шәһәр югары йортларының 500дән артык студенты катнашты, алар арасында “Яшь буын” өлкә татар яшьләре оешмасы да бар иде. Ачылу тантанасында милләтләр эшләре буенча өлкә комитеты рәисе Евгений Воробьев өлкә губернаторы В.Якушевның котлау, хуплау сүзләрен җиткерде. Университет ректоры вазифасын башкаручы Вероника Ефремова беренче фестивальне хәтергә төшермичә үтә алмады.

“Ул күбрәк гаилә бәйрәмен хәтерләтте, чөнки бүгенге авыр заманда чит ил студентларына Россиядә яшәүнең нинди яхшы икәнен аңлатуда халыкара дуслык якоре булып тора. Студентлар талашып, сугышып яшәргә теләмиләр”, - диде. Шулай ук ул әлеге фестивальгә нигез салучыларны, катнашучыларны искә алды һәм яшьләрне тәрбияләүдә өлеш кертүче өлкә комитеты, милли диаспора җитәкчеләренә рәхмәтен белдерде. Фестиваль җир шары тирәләй диңгез сәяхәте темасына багышланган иде. Беренче көнне “Яшь буын” оешмасы әгъзалары төрле халыкларның милли бәйрәмнәре турында сүз алып барылган түгәрәк өстәлдә катнашып, Эмилия Исмәгыйлова (Төмән районы, Индрәй авылы) белән Олҗас Нуралинов (Омск шәһәре) “Татар халкының милли бәйрәмнәре” дигән темага чыгыш ясадылар. Шулай ук алар рус теленнән гомуми диктант яздылар. Икенче көнне традиция буенча фестиваль үзенең эшен “Олимпия” ял итү базасында дәвам итте. Биредә студентлар милли “йорт”ларын булдырып, гореф-гадәтләре, аш-сулар, мәдәниятләре белән “мактандылар”, төрле иҗади конкурсларда, мастер-классларда катнаштылар, волейбол, футбол спорт уеннары буенча ярыштылар. “Яшь буын” оешмасы җитәкчесе Фәрит Корманов: “Бик күңелле, файдалы, төрле милләт яшьләре арасындагы дуслык-татулыкны ныгытыр, үзара аралашып яшәр өчен оештырылган чара бу. Быел без беренче мәртәбә булу сәбәпле, үзебезнең “милли йорт”ны булдырып өлгермәдек, Әмма яшьләребез игълан ителгән һәр бәйгедә үзләренең сәләтләрен күрсәттеләр. Эмилия Исмәгыйлова диктантны бер хатасыз язып 1нче урынга чыкты. Мин һәм “Татар егете -2017” исеменә лаек булган Рушан Кучкильдин җырлап 3 дәрәҗәдәге диплом белән бүләкләндек. Киләсе елга яхшырак әзерләнербез һәм үзебезнең осталыкны һәрьяктан дәлилләп, тагын да югарырак нәтиҗәләр күрсәтербез дигән планнар белән кайттык фестивальдән”, - дип сөйләде.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836