Материалы

Яшьләр берләшәләр

последние и лучшие новости искусства в мире

18-6Татарстанның атказанган җырчылары Динә һәм Рафаэль Латыйповлар Төмән ягына гастрольгә килгән арада “Яшь буын” өлкә татар яшьләре оешмасы җитәкчесе Ф.Корманов, Казан яшьләре белән дуслык күперен ныгыту максатыннан, ансамбль кызларын шәһәребездә эшләүче милли оешмалар белән таныштырды. Шыкча авылына концерт белән китәр алдыннан алар бездә, редакциядә, кунакта булдылар. Алдагы көндә кызларыбызны сәхнәдә күреп, аларның чибәрлекләренә, берсеннән-берсе матур күлмәкләренә, моңлы тавышларына, оста биюләренә сокланып утырып, тормышта гади, зурларга ихтирамлы, тыйнак, йолдыз чиренең ни икәнен белмәүче кызлар икәне уйга да кермәде. Илнара - җырчы Латыйповларның игезәк кызларының берсе, аңа 27 яшь (рәсемдә: уңнан сулга). Ул ике югары – филологик һәм юридик белем алып, берничә ел бөтендөнья татар Конгрессында эшләп алган. Киләчәктә хезмәт юлын юрист һөнәре белән бәйләргә уйлый. Әлегә Илнара әтисенең юбилее уңаеннан оештырылган концертны үткәрергә ярдәм итеп, аннары якыннары белән бергә рәхәтләнеп гастрольдә йөреп кайтырга булган.

Казаннан алар Себер җиренә 22 нче мартта чыгып китеп, Сургут, Түбән Варта, Лангепас шәһәрләрен тулы залларда концертлар куйганнан соң, ниһаять, Төмәнгә килеп җиткәннәр. Аннары алар Курган һәм Чиләбе якларына юл алып, 25 нче апрельдә туган шәһәрләренә кайтып бераз ял иткәч, Уфа ягына сәфәргә чыгачаклар. Икенче кызыбыз – бэк-вокалчы (кушылып җырлаучы) Ләйсән Мөхәммәтҗанова, 2009 нчы елда Казан мәдәният институтын тәмамлаган, аңа 26 яшь. Ул инде 7 ел Латыйповлар төркемендә җырлый. “Туганлашып калдык, Динә апа белән Рафаэль абый үзләренең кызлары кебек күрәләр”, - ди Ләйсән. Гөлназ Шакировага 19 яшь. Ул үткән ел Алабуга мәдәният һәм сәнгать колледжын тәмамлый. Концертларда Альберт Бачтанов белән 3 ел инде парлап бииләр. Кызлар Төмән тамашачысын бик җылы, ихлас каршы алганнары өчен яратканнар. “Яшь буын” оешмасы яшьләре белән якыннан танышып, аралашкач, кызларыбызда киләчәктә социаль челтәр аркылы Төмән яшьләре белән хәлләр белешеп, киңәшләшеп, төрле форумнарда очрашып, тыгыз мөнәсәбәттә эшләргә дигән максат барлыкка килде.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума