Материалы

Яшьләр идарә иткән көн

последние и лучшие новости искусства в мире

39-14Яшьләрнең гражданлык активлыгын һәм социаль җаваплылыгын үстерү, социаль яктан әһәмиятле бурыч, проект, идеяләрне тормышка ашыруга теләк уяту өчен Төмән районында өченче ел яшьләр үзидарәсе көне оештырыла. Бу көнне район башлыгы вазифасыннан алып барлык район идарәләре, хакимият җитәкчеләре, мәктәп, мәдәният һәм спорт үзәкләре директорлары һәм башкалар урынында дублерлары эшне алып бардылар. Җитәкчеләр үзләре максат итеп куйган яшьләрнең политик һәм хокукый белемнәрен үстерү, сәләтлеләрне хакимият эшләре белән таныштыру, эшчәнлекләрен тирәнрәк аңлау һәм башка бурычларның үтәлешенә ирештеләр.

Гади генә “Дублер көне” дип йөртелгән бу чара Индрәй хакимиятендә дә оештырылды. Хакимият җитәкчесе урынбасары Лия Вәлишина алдан ук җитәкчеләр урынына яшьләрне билгеләп, аларны вазифалары белән таныштырды. Индрәй поселогы башлыгы Раил Хөснуллин 10 класс укучысы Данис Вәлишин, мәктәп директоры Рәүфә Алеева 11 класс укучысы Дания Булатова, завуч Алия Рәхимова 10 класс укучысы Алсу Речапова, мәдәният һәм ял үзәге директоры вазифасын вакытлыча башкаручы Ләйлә Булатова Азалия Арипова белән урыннарын алышканнан соң, алар иң элек вазифалары турында мәгълүмат алдылар. Үзләре идарә иткән тармакта кызыклы экскурсия үткәннән соң, җитәкче ролен сынап карадылар: эш тәртибен тирәнрәк аңлар өчен киңәшмә үткәрделәр, мөрәҗәгатьләрне карадылар, үтәлешләренә анализ ясадылар. Шул көнне “Район тавыш бирә” флешмобында катнаштылар.

Аннары барысы да Төмәнгә район хакимиятенә юл алдылар. Анда барлык дублерлар белән очрашу үтә. Алар җиңел генә дип уйлаган вазифаларның никадәр авыр хезмәт таләп итүен төшенүләрен, зур тәҗрибә туплаулары турында сөйләшәләр, үз тәкъдимнәрен җиткерәләр. Берәүләр җитәкче булу аларга ошавын һәм киләчәктә бу дәрәҗәгә ирешергә омтылачагын белдерсә, икенчеләр күңелләренә башка юнәлеш якынрак булуын төшендерәләр.

Гөлнур ВӘЛИЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума