“Яшьләр элитасы-2022”

последние и лучшие новости искусства в мире

48-7Тубыл шәһәренең П.Ершов исемендәге драма театрында” шәһәр күләмендә узган “Яшьләр элитасы” бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды. Быел шәһәрнең фән, иҗтимагый эшчәнлек, мәдәният һәм башка өлкәләрдә зур казанышларга ия булган яшьләрне ачыклау һәм бүләкләүгә юнәлтелгән традицион чарада 50 кеше катнашты. 20 номинациядә узган бәйгедә җиңүчеләр арасында безнең якташларыбыз да күп булды.

“KIever Land” балалар академиясендә интеллектуаль үсеш” җитәкчесе, “Елның яшь эшмәкәре” - Диана Кәримова; яшьләр һәм профилактиканы тормышка ашыру үзәгендә яшьләр белән эшләүче белгеч, “ЭкоТобольск” экологик агарту проекты җитәкчесе, “Делай” Бөтенроссия волонтер-экологлар иҗтимагый оешмасының региональ координаторы Алисә Вагапова; ”Ел студенты” - Төмән дәүләт индустриаль университетының 3 курс студенты Гүзәл Юмашева; “Ел интеллекты” номинациясендә “18-35 яшьтәге” катнашучылар арасында җиңүче дипломы белән Тубыл тарих-архитектура музей тыюлыгында экскурсия хезмәте күрсәтү буенча баш белгеч Яна Абдуллина бүләкләнде. Ул бәйге турында үзенең фикерләре белән уртаклашып:

- Яшьләр һәм яшь белгечләр өчен мондый бәйге кирәк. Хезмәтебезгә зур бәя бирүләренә мин бик шатмын. Тубыл шәһәре - Россиянең иң матур тарихи шәһәрләренең берсе. Төмән дәүләт университетын тәмамлап, 7 ел инде Тубыл тарих-архитектура музей-тыюлыгында эшлим. Безнең музейга ел дәвамында укучылар, студентлар күп килә. Алар өчен төрле кызыклы, файдалы чаралар үткәрәбез. Экскурсияләр үткәрүдән илһам алып, шәһәргә килгән кунакларның сорауларына җавап биреп, хезмәтемнең нәтиҗәсен күреп эшлим. Экскурсияләр тарихыбызны, гореф-гадәтләребезне, күренекле шәхесләребезне оныттырмый торган музей юнәлеше. Экскурсоводчылар белән очрашудан, музейда узган чаралардан һәркем үзе өчен яңалык ала. Үзем аспирантурада укыйм, күп вакытымны фәнни китапханәләрдә, архивларда үткәрәм”, - дип сөйләде.

Яңа Абдуллина хезмәт юлында зур мәдәни-массакүләм чаралар, фәнни–гамәли конференцияләр, семинарлар, түгәрәк өстәлләр оештыра һәм үткәрә. Ул экскурсия маршрутларын яңарту, тулыландыру максаты белән фәнни–тикшеренү юнәлеше буенча эшли. ”Себер татар туры” экскурсия маршрутын булдыра. Тубыл урамнары–онлайн, “Император маршруты” төбәкара һәм башка проектларда да актив катнаша.

Быел музейда узган Габдулла Тукай премиясе лауреаты, язучы, сугыш ветераны Якуб Зәнкиевнең тормышы һәм иҗатына багышланган “Мәхәббәт белән сугарылган тормыш” дигән чаралар циклында төрле яшьтәге тубыллылар катнаштылар.

Римма УМИТБАЕВА

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума