#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Яшьләр патиларны сагынганнар

последние и лучшие новости искусства в мире

35-8Элек заллар тутырып яшьләр дискотекаларга җыела иде. Аларны төрле татар яшьләр оешмалары үткәрде. Милли юнәлешлесе дә, акча эшләүгә корылганы да булды. Хәзер бу патилар үткәндә калдылар.

Ә менә август башында, алдан ук ныклап реклама биреп, «Ayda Tyumen» төркеме Мәскәү йолдызлары Радик Яруллин һәм Айрат Сафин катнашында шәп кичә оештырды. Татар яшьләре мондый очрашуларны сагынганнар, бик шатланып килгәннәр. Аларның чын күңелдән әйтелгән рәхмәт сүзләрен оештыручыларның берсе - «Без бергә» оешмасы җитәкчесе Лиана Гаптеләхәтова безгә дә җиткерде:

- Кем ял итте, кем күңел ачты бу көнне. Сөенә-сөенә очраштылар. Рәхмәт сүзләре белән әле дә зур текстлар язалар. Без анда кешеләр белән танышабыз, бер-беребезгә якын кешеләр табабыз, дуслашабыз, дип сөйләделәр. Барысы да шәп. Килүчеләр бик җылы, игелекле эш буларак кабул итте, бу бәйрәм аларның хәтерләрендә хис-тойгылар калдырды, шуңа күрә оештыруның бар авырлыклары җиңел кабул ителде.

Радик белән Айрат шулкадәр шәп егетләр, үзләре гади, аралашучан. Аларга шәһәрне күрсәттек, дуслаштык. Патида да, гадәттәгечә, 4-5 җыр гына түгел, ә озак чыгыш ясадылар. Махсус аларның җырларын тыңларга килүчеләр булды. Бик яраттылар егетләрне. Үзебезнең Марат Вәлеев та җыр башкарды. Элек патиларны оештыручылар да булды, канәгать калдылар.

Татар яшьләре белән төрле чаралар әзерләү сүрелде шул хәзер. Актив милләттәшләребез яңадан яңача аралашу ысуллары оештырырга омтылып карыйлар. Күркәм генә нәтиҗәләргә дә ирешәләр. Шулай дәвам итегез, яшьләр татар халкының көчен, рухи байлыгын тоеп, күреп, танышып, дуслашып үссен. Патилар, уеннар да гөрләп үтәр, кино заллары да тулы булыр, бердәмлек хисләре дә ныгыр.

Гөлнур ВӘЛИЕВА

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836