Материалы

“Язгы гөрләвекләр” талантларын барлады

последние и лучшие новости искусства в мире

19-11Бу көннәрдә Тубыл шәһәре себер-татар мәдәният үзәгендә 14нче “Язгы гөрләвекләр” бәйгесендә яшүсмерләр һәм сабыйлар төрле жанрларда үзләренең талантларын күрсәттеләр. Иҗади бәйгенең дәрәҗәле жюри әгъзалары декоратив–кулланма сәнгать, бию, җыр, нәфис сүз остасы номинацияләрендә катнашучыларның чыгышларына бәя бирделәр. Сәләтле балалар Тубыл шәһәреннән һәм районыбызның Санниково, Хуҗайлан, Ворогушино, Маслау авылларыннан килделәр. Төрле милләт мәдәниятен чагылдырган балаларның чыгышларын карарга әти-әниләре, әби-бабалары да себер-татар мәдәният үзәгенә ашыгып килгәннәр.

“Язгы гөрләвекләр”нең төп геройлары төрле милли киемнәргә киенгән кече яшьтәге балалар булдылар. Балалар бакчаларында татар теле түгәрәкләре алып барылмаса да, нәни артистларның чыгышлары сөендерде. 19-13Сәнгатьле шигырь сөйләгән Латыйфа Маметованың чыгышы алкышларга лаек булды. Рус, татар телендә яңгыраган җырлар, шигырьләр, төрле милләт халыкларының биюләрен тамашачылар бик сокланып карадылар. Аеруча мактау сүзләренә “Ассорти” (җитәкчеләре Юлия Фокшек), Шәһәрнең 15нче мәктәбенең ”Илһам” (Гөлфирә Шәмсетдинова) бию ансамбльләре, Айдар Ниязов, Зәлия Шаморатова башкаруында җырлар, Эмилия Абайдуллина белән Илдар Шәмсетдиновның дуэты, “Сүзге” (Наҗия Хәкимова) ансамбле жырчылары 1нче, 2нче дәрәҗәдәге лауреат дипломнарына лаек булдылар. Себер-татар мәдәният үзәгеннән Вадим Насыйбуллин, Айгөл Ниязова, ”Сандугач” вокал ансамбле19-15 (җитәкчеләре Динара Абсәламова, Зөлфия Айтбакова) лауреат дипломнары белән бүләкләнделәр. Нәфис сүз осталары - Ләйсән Гарифуллина, Ләйлә Нәсыйбуллина, Юлия Баганаева, Альберт Колмәмәтов 1нче дәрәҗәдәге лауреат дипломнары белән бүләкләнделәр, 3нче урынга - Авид Тавлетбакиев лаек булды. Декоратив–кулланма сәнгать номинациясендә 1нче урын - Рамина Маргановага, 2нче урын - Әминә Алимовага, 3нче урын - Рәнис Хәлиуллинга бирелде. 113 бала катнашкан бәйге яшьләрнең, балаларның теләп, күңел биреп, тырышып әзерләнгәннәрен күрсәтте. “Язгы гөрләвекләр” балалар һәм тамашачылар өчен зур бәйрәмгә әверелде.

Римма УМИТБАЕВА.
Гали С
ӘИТОВ фотолары.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума