Материалы

“Үз ана телең сыймасмыни?”

последние и лучшие новости искусства в мире

44-6Бу көннәрдә өлкәбезнең төрле районнарындагы татар авылларында Себер якларына беренчегә килгән бик тә талантлы егет – Базарбай Бикчәнтәев катнашып, тамашачылар мәхәббәтен яулады. Аның чыгышы үзенчәлекле булып аерылып торды: татар җырларына төрки дөньяның музыкаль байлыгын өстәп, кытайча җырны тамак төбе белән башкарып, халыкны үзенә гашыйк итте ул. Сәхнәдән үзе белән таныштырса да, концерттан соң тамашачылар: “Кем соң ул Базарбай? Кытайда яшәп ничек татар телен белә ул?” – дигән сораулар яудырдылар.

Аның язмышы үземне дә бик кызыксындырды. Кунакханәгә килгәч, аның белән иркенләп утырып сөйләштек. Татар музыкасына этно юнәлешне, дала сулышларын алып килгән җырчының моңлы тавышы, язган җырлары гына матур түгел икән! Аның эчке дөньясының байлыгы, күңел сафлыгы, кешелеклелеге, тырышлыгы мине хәйран калдырды...

Базарбай Кытай халык республикасының Синьцзян районындагы Чишмә дигән бердәнбер татар авылында, дүрт балалы гаиләдә дөньяга килә. Аның исеме “бәхетле” дигәнне аңлата икән. Базарбайның бабалары Татарстан җиреннән Кытайга 1831 нче елда бәхет эзләп килгән булалар. Әнисе мәктәптә укытучы булып эшли, әтисе ат спорты белән шөгыльләнгән була, кызганычка каршы, умыртка сөяген авыртып, бу һөнәрен ташларга туры килә. Урта белемне Базарбай “Чишмә татар авылы мәктәбе”ндә ала. Мәктәптә дәресләр кытай һәм казах телләрендә алып барыла, ә өйдә алар татар телендә генә сөйләшәләр. 2001 елдан Базарбай Урумчи шәһәрендә телевидение алып баручысы һөнәренә укый, шунда ук музыка юнәлеше буенча да белем ала. Кытайда иҗат юлын 4 егеттән торучы танылган төркемдә башлый. Алар Кытайның барлык төбәкләрендә диярлек меңләгән тамашачы өчен концертлар куялар. Ләкин әти-әнисе аны хөкүмәт эшенә керергә үгетлиләр. Шулай ул шәһәр мәдәният йортына эшкә урнаша. Татарстанга килүе турында Базарбай:

- Мине Татарстан мәдәният министрлыгы вәкилләре Кытайда сабантуйда җырлаганда күреп алдылар да, ошатып, Казанга конкурска чакырдылар. Конкурс барлыгын белә идем, бик рәхәтләнеп ризалаштым. 2012 елда Казанга «Татар моңы» конкурсына килдем һәм лауреат исеме алдым, Ул чакта мин халыкчан стильдә җырлый идем. Монда академик башкаруны күреп нык ошаттым, конкурста катнашучыларның тавышлары куелган иде. Мин дә консерваториягә керергә карар иттем. Тыңлап карадылар да: «Тавышың бар - өйрәтәбез», - диделәр. Мине, имтиханнарны уңышлы тапшыргач, киләсе елда укырга алабыз дип ышандырдылар. Сентябрьгә миңа консерваториядән чакыру хаты килде. Уку дәверендә Рәшит Ваһапов, Габдулла Рәхимкулов исемендәге җыр фестивальләрендә беренче урыннарны алып килдем. Санкт-Петербург вәкилләре тарафыннан оештырылган “Виват, Казань!” конкурсында гран-при, Мәскәүдә оештырылган “Золотая осень” җыр бәйгесендә 400 кеше арасыннан икенче урынны яуладым, - дип сөйләде.

Базарбай татарча сөйләшеп үссә дә, Казанга килгәч, үзенең татарча “чиста” сөйләшмәвен аңлый. Моның сәбәбен ул: “Бездә җиде буынга кадәр үз нәселеңнән кыз алу катгый рәвештә тыела. Шул сәбәпле, мөселман булган казахлар, кыргызлар, уйгырлардан кыз алалар. Шуңа күрә безнең телләребезгә төрки телләр сөйләме күп кергән. Һәм бездә иске татар теле сүзләре сакланган. Мин Казанга килгәч, 4 ай дәвамында Казан федераль университетында татар телен өйрәндем. Хәзер, Аллага шөкер, татар әдәби телендә яхшы аралаша алам. Кытайга кайткач та, рәхәтләнеп әдәби татар телендә сөйләшәм”, - дип әйтә.

Шуны да әйтергә кирәк, Базарбай кытай, татар, казах, уйгыр һәм рус телләрендә иркен сөйләшә. Бу турыда ул:

- Күп тел белү, әлбәттә, байлык. Телләрне никадәр күбрәк белсәң, шулкадәр яхшы, туган телеңне белмәү - үз анаңа хыянәт. Шул кадәр күп тел авызыңа сыйганны, үз ана телең сыймасмыни?!” – ди ул гаҗәпләнеп.

Бүгенге көндә җайлы гына татар музыка дөньясында үз урынын алган “кытай татары” - Базарбай Бикчәнтәев хатыны Балгынай Нурлан кызы белән Казанда яшәп, ике бала үстерәләр. Киләчәктә Базарбай үзенең матур җырлары белән Себер тамашачысын сөендерер әле дигән өметләр баглыйбыз.

Рәүфә КАНГАЗИНА

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума