Материалы

Үзгәрәм дисәң...

последние и лучшие новости искусства в мире

* Тормыштагы теләсә кайсы вакыйганың уңай якларын, авыр чакта да ямен күрә белегез.

* Табигатькә сыеныгыз. Агачлар, аккан су, кошлар сайравыннан күңел тынычлыгы алырга була.

* Күңелегезгә якын, позитив фикер йөртүче кешеләр кәефегезне күтәрер, тормышка башкача карарга өйрәтер. Үз эченә бикләнгәннәр яңалыктан курка, аралашучан, ачык кешегә бу җиңелрәк.

* Режим буенча йоклагыз. Кешегә 8 сәгать йокы кирәк, ә йокы туймау физик һәм психик сәламәтлеккә тискәре йогынты ясый.

* Зыянлы ризыктан баш тарту мөһим.

* Спорт белән шөгыльләнегез. Тиз-тиз атлап йөрү, җиңелчә йөгерү, гади күнегүләр ясау да организмны тонуста тотарга сәләтле.

* Хисләрегезне йөгәнләргә өйрәнегез. Сабыр, тыйнак кешегә яңа тормышка ияләнү җайлырак.

* Белемегезне арттырыгыз, китап укыгыз, музыка тыңлагыз, яңа һөнәр үзләштерегез.

«Ирек мәйданы».

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума