Материалы

Үзебезнеке якын

последние и лучшие новости искусства в мире

Ялутор шәһәрендә өлкә татар мәдәният көннәре булып үтте.

Без, 5 сыйныф укучылары һәм район, өлкә күләмендә «Таң йолдызы» бәйгесендә җиңүчеләр, катнашучылар, апаларыбыз З.М.Калгаманова, Э.И.Халикова белән Ялутор шәһәренә юл тоттык.

Төрле милләтләр үзәгендә безне җылы каршы алдылар. Иң беренче булып фойеда күргәзмә күрсәттеләр: төрле әкиятләр буенча ясалган картиналар, кул осталарының эшләре безгә ошады, милли ризыклар, кайнар чәй белән сыйладылар!

Аннары Г.Камалның «Беренче театр» комедиясен карадык. Бигрәк тә кызыклы, көлкеле булды! Безнең Ялутор районының Исәт авылыннан Диләрә апа Хәмидуллина да катнашкач, анын талантына исебез китеп, горурланып утырдык! Менә нинди кызлар яши безнең районда! Үзебезгә тагын бер нәрсә алдык: без бит бу комедияне укыган, ләкин менә бүген спектакль карап, артистлар белән бергә кайгырып, көлеп, алар белән бергә яшәгән кебек булдык…

Спектакльдән соң татар җырларын, төрле милли инструментларда татар көйләрен тыңладык. Апаларыбызга, мәктәп администрациябезгә, татар мәдәният көннәрен оештыручыларга, Зөһрә апа Кожевниковага һ.б. зур рәхмәтләр әйтәсебез килә.

Шушындый спектакльләр, төрле кичәләр күбрәк булсын иде. Без бит, татарлар, үз телебез, үз әсәрләребез, көйләребез безнең йөрәккә бик тә якын.

Рузанна Тузмөхәмәтова, Зифа Сәфәргалеева, Ялутор районы, Яңа Атьял урта мәктәбенең «Яшь язучылар» түгәрәге әгъзалары.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума