#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

“Земство укытучысы” программасы буенча эшләүче

последние и лучшие новости искусства в мире

48-8Тубыл районының Вәчир мәктәбен тәмамлап, Тубыл педагогия институтында югары белем алган Сәрия Кәбирова бүгенге көндә Байкалово урта мәктәбендә рус теле һәм әдәбияты дәресләрен укыта. Шулай ук ул бу мәктәпнең филиалы булган Булашово мәктәбендә 7-8 сыйныфларда рус теле дәресләрен алып бара. Сәрия Тимербулат кызы белән күпләр таныш. Аның исеме газетабыз битләрендә еш кабатлана.

Беренчедән, ул өлкәдә узган “Татар кызы - 2018” фестивалендә катнашып, “Мәрхәмәтле кыз” исеменә лаек булды, икенчедән – Тубыл педагогия институтында укыганда остазы филология фәнәре докторы, профессор Гүзәл Фәйзуллина җитәкчелегендә фәнни-тикшеренү эшләре башкарып, бөтенроссия күләмендә узган фәнни-гамәли конференцияләрдә катнашучы, грантлар отучы якташыбыз. Әйе, институтта укыган вакытта Сәрия Тимербулат кызы фәнни тикшеренү эшләре белән җитди мавыкты. Аның игътибар үзәгендә татар халкының мәдәнияте тарихы мәсьәләләре булды. Тикшеренү хезмәтенә игьтибарлылык, төптән уйлап фикер йөртү осталыгы һәм башка сыйфатлары ул чакта ук булачак педагог турында зур хөрмәт белән сөйләргә мәҗбүр иткән иде. Аның фәнгә беренче адымнары сизелерлек булып чыкты. Тырышлыгын укытучылары да күрделәр һәм гуманитар факультет студенты Сәрия Кәбирова Оксфорд фондының исемле стипендиясенә ия булды.

Хәер, фән фән инде ул, әмма институтта башка кызыклы нәрсәләр дә күп, шуңа студент тормышының бер генә минутын да югалтырга ярамый, дип саный Сәрия Тимербулат кызы. Аның фикеренчә, югары уку йорты үзеңнең сәләтеңне тормышка ашыру өчен зур мөмкинлекләр бирә. Вакытында бу тормышка үзе дә башы белән чума. Бөтен факультет белән «Студентлар язы»на әзерләнүләре, Тубыл педагогия институты конкурсларында катнашулары, беренче курс студентлары белән эшләүләре турында ничек онытып була?!

Бервакыт студент кызны шәһәр мәктәпләренең берсендә укытучыны алыштырырга чакыргач, бишенче курста укучы кыз диплом яклауга әзерләнү, чыгарылыш имтиханнары булуга карамастан, ике уйлап тормыйча, ризалаша. Шул көннәрдә дәрескә әзерләнү, өстәмә материаллар белән танышу, дәфтәрләр тикшерү эшләре белән бергә диплом эшен язу, имтиханнарга да әзерләнергә кирәк була. Һәм, ниһаять, июль аеның ахырында уку йортын тәмамлаучыларга дипломнар тапшыру тантанасы җитә. Кызыл диплом алучылар арасында Сәрия Тимербулат кызы беренчеләрдән була. Ул чакта кыз тюркология өлкәсендә белемен күтәрү теләге белән Казан университетына укырга керүне максат итеп куя. Ләкин имтиханнарны уңышлы тапшырып, бюджетка үткән кыз укулар башланырга берничә атна калгач, документларын алып, Байкалово мәктәбенә укытырга китә.

- Мәктәпкә, балалар янына тартты күңелем. Алар белән кызык, алардан күп нәрсәгә өйрәнеп була, - дип аңлата үзенең көтелмәгән карарының сәбәбен. – Тик мин магистратураны ташламыйм, читтән торып укырга җыенам. Мәктәп тормышына әкренләп ияләшәм. Үземнең шундый адым ясаганыма бик шатмын. Һәр иртәне укучыларыма түземсезлек белән ашыгам. Әмма фән белән кызыксынуымны дәвам итәчәкмен. Сентябрь аенда Казанга форумга барып кайттым. Мине анда җибәргән мәктәп җитәкчесе һәм коллективка зур рәхмәт, аралашып, яңа идеяләр тупладым. Әлегә ничек булып чыгасын белмим, әмма киләчәктә мәктәптә туган мәдәният буенча факультатив дәресләр оештырырга планлаштырам, - дип сөйли Сәрия Тимербулат кызы.

Сәрия Кәбирова «Авыл укытучысы» программасы буенча Тубыл районына килгән дүртенче педагог булды. Авыл җирлегенә үзләренә ышанучы, югары квалификацияле кадрларның килүе бик шатлыклы күренеш. Алар авылда төпләнеп, җиң сызганып эшләп, киләчәк буынга ныклы белем, яхшы тәрбия бирерләр дип ышанасы килә.

Рәүфә КАНГАЗИНА

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836