#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Февраль 2021
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

“Җиңү портретлары” бәйгесендә

последние и лучшие новости искусства в мире

9-7“Илһам” иҗтимагый оешмасы җитәкчелегендә, өлкә мәгариф һәм фән департаменты, өлкә иҗтимагый палатасы, “Альянс” иҗтимагый оешмасы ярдәмендә оештырылган «Җиңү портретлары» бәйгесендә катнашучыларны бүләкләү тантанасы 10 февраль көнне онлайн форматта узды. Биредә Төмән өлкәсе мәктәпләре укучылары катнаштылар. Бәйгегә Бөек Ватан сугышы ветераннарына багышланган 200дән артык эш тәкъдим ителгән иде. Шулар арасында 33 эш татар укучыларының булды. Шунысы сөенечле – аларның күбесе югары билге алып, кайберләре мактаулы урыннар яуладылар.

Мәсәлән, Ялутор районының Яңа Атъял урта мәктәбеннән 3 нче урынны алган Динияр Аликашев бабасы Салихҗан Хәйруллинның чемоданы белән таныштырды. Анда гаилә өчен бик кыйммәтле орден һәм медальләр, иске фотографияләр, фронттан хатлар, архив документлары, шулай ук зур һәм тату гаиләнең шәҗәрә – нәсел агачы да саклана. Анда Диниярның ботагы да бар һәм әле аның балалары, оныклары өчен дә урын җитәрлек.

Яркәү районы, Иске Александровка урта мәктәбенең 9 сыйныф укучылары Эльмира Янабаева һәм Индира Мамкина 2 урынны яуладылар. Кызлар видеороликларын Тархан авылы сугыш ветераны Мирхәт Айзатулла улы Шараповка багышлаганнар. Ә «Ак каен» балалар бакчасында тәрбияләнүче Екатерина Брызгалова Яңа Атъял авылында яшәгән картатасы турында сөйләп, махсус приз белән бүләкләнде.

Әлеге бәйгене оештыручы “Илһам” коммерцияле булмаган автоном оешмасы җитәкчесе Тимур Нигъмәтуллин әйтүенчә, катнашучылар саны күп булуга карамастан, һәр эш югары сыйфатта һәм күңел җылысы белән эшләнгән. Шулай ук Тимур Йолдыз улы эшләрнең күбесе авыл мәктәпләре укучыларының булуына басым ясап, катнашучыларга, аларның остазларына, укытучыларга рәхмәтен белдерде. Үзенең чыгышында “Альянс” оешмасы рәисе урынбасары Альберт Әлмөхәммәтов киләчәктә дә мондый проектларга ярдәм итәчәкләрен ассызыклап үтте.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836