Материалы

Беренче фольклор тупланмасы

последние и лучшие новости искусства в мире

34-8“Себер татарларының йырлары, пәйет-мөнәчәтләре» җыентыгы – татар фольклористикасы тарихында Төмән өлкәсендә яшәүче себер татарларының халык музыкасының беренче академик басмасы”, - дип яза автор әле яңа гына нәшрияттан алынган китабының кереш сүзендә. Илебездә халык авыз иҗатына игътибар арткан вакытта, әлеге җыентыкның дөнья күрүе бик урынлы булды. Буяу исе дә бетеп өлгермичән, тиз арада укучыларыбыз арасында таралып та бетте диярлек. Себер татарлары тарихында гына түгел, дөньякүләм музыка мәдәнияте өчен зур әһәмияткә ия тупланманың редакторы-җыючысы филология фәннәре кандидаты, музыка белгече, фольклорчы, җырчы Луиза Сөрмәтованың үзе белән әңгәмә корып, әзерлек барышы турында сораштым.

– Луиза, алдымдагы затлы, калын тышлыклы, төсле фоторәсемнәр белән  баетылган, эре хәрефләре дә текстларны җиңел укырга мөмкинлек бирә торган китап әлегә кадәр безнең кулга килеп эләккәннәргә ошамаган.

- Бу фәнни басма. Анда әлеге кебек җыентыкны төзүнең барлык соңгы тәртипләре дә истә тотылган, кушымтада этнографик  экспедиция фотоматериаллары һәм аутентик башкарылуында 2 СД-диск та бар. Кереш сүз өч телдә - рус, татар, инглиз телләрендә бирелде. Җыентык башка илләргә барып эләксә, аның төп мәгънәсен аңларга уңай булачак. Ә бәетләр, мөнәҗәтләр, җыр текстларына, такмаклар-уен көйләренә рус телендә мәгънәви тәрҗемә ясадым. Чөнки сүзгә-сүз тәрҗемә итү эчтәлекне аңларга кыенлык тудыра. Һәр битнең аскы өлешендә себер татар телендәге сүзләр әдәби татар һәм рус телләренә тәрҗемә ителеп барды. Үзенә күрә бер сүзлек килеп чыкты. Алар телнең байлыгын, аерымлыгын күрсәтә. Халык көйләре үрнәкләре, искәрмәләр татар һәм рус телендә бирелде. Искәрмәләрдә паспорт мәгълүматларыннан тыш, җыр тексты вариантларының басмаларына кагылышлы чыганаклар күрсәтелгән. Хезмәттә алфавит күрсәткече, информантларның исемлеге бар.

Тагын да калын тышлык, төсле рәсемнәр, зур, күп битле булуы аның бастыру өчен таләп ителгән бәясендә дә чагылыш тапты шул. Әлегә 60х90/8 форматтагы 260 битлек басма 150 данәдә генә дөнья күрде. Китапта дискка кергән җырлар исемлегендәге 6 җыр кертелмәде, монда кабатланган, ләкин күпмедер аерылганнары төшеп калды.

Себер татарларының җыр традициясе жанр, тематикасы һәм интонацион төзелеше ягыннан бик бай һәм күптөрле. Бу җирле репертуарның асылын – озын лирик җырлар, авыл көйләре, такмаклар һәм көйләп уку сәнгате әсәрләре (бәетләр, мөнәҗәтләр) тәшкил итә. Бөтен татарлар арасында таралган лирик җырларны кертүемнең сәбәбе – моның белән 20 гасырның ахырында себер татарлары арасында сакланып калган җырларны күрсәтәсем килде.

Монда Төмән өлкәсенең Ялутор, Яркәү һәм Төмән районнары авылларында 1992-1998 елларда яздырып алган материаллар тупланган. Шул вакытта 7 экспедиция үткәрелде, 130 башкаручыдан 600дән артык төрле жанрдагы көй яздырып алынды. Әлеге тупланмага аларның бер өлеше генә кергән, шуңа ул эш үзенең дәвам ителүен көтә.

Җыентыкта җырларның текстлары әдәби нормага күчерелмичә, фонетик һәм морфологик үзенчәлекләре сакланылып бирелде. Шулай ук аларны кәгазьгә төшергәндә без фонетик принципны кулландык. Чөнки сүзне кәгазьгә фонетик принцип буенча төшергәндә фонема кулланмый, ә аваз кулланыла. Шуңа күрә фонетик язмалар кайбер яклары белән транскрипциягә охшаш: сүз ничек әйтелә, шулай языла.

- Өлкәдә музыкаль мәдәният нинди халәттә сакланып калган?

- Төмән өлкәсендә традицион музыкаль материалның яшәеше төрле. Еш кына Идел-Кама татарлары арасында популяр булган үрнәкләр дә очрый. Лирик озын җырлардан тыш, Төмән өлкәсендә бүтән жанрдагы көйләр дә таралган – лирик кыска («Күбәләк», «Баламишкин көйенә»), бәетләр («Сак-Сок», «Йәтим пәйете», «Йәш ямщик пәйете», «Гәйшә пәйете») һ.б. Әмма, себер татарларының музыкаль традициясе Идел-Кама татарлары бәйләнешләре нәтиҗәсенең үрнәкләре белән генә чикләнми. Бу регионда оригиналь, төп, шушы регионга гына хас булган көйләр дә яши һәм шундый көйләр, һичшиксез, өстенлек ала.

Җырларны жанр төркемнәренә бүлү нигезендә татар фольклористикасында билгеләнгән классификация ята. Ул җырның эчтәлегенә генә түгел, ә җыр төркемнәренең функциональ кирәклеген һәм аларга хас музыкаль-стилистик якларны билгели.

Форсаттан файдаланып, себер татарларының җыр традициясенең хәзинәсен саклап калган һәм шушы көннәргә кадәр  җиткергән, безнең белән чын күңелдән бүлешкән, ачык вә якты йөз белән каршы алган халык музыкантларына, этник музыкаль зиһеннәрен саклаучы информантларыма башым иям һәм чиксез рәхмәтләремне җиткерәм.

- Бу зур хезмәтне чыгару турында күптән уйлана килдеңме, Луиза?

- Мин Казан музыка училищесының вокал бүлегендә укыганда икенче курстан соң җитәкчебез үзебез яшәгән төбәкләрдән фольклор җыярга кушты. 1992 елдан үз әбиемне  - Гайния Юнусованы яздырдым. Аннары шулай акрынлап халык авыз иҗатын җыюыма Н.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенең музыка белгече-фольклорчы булырга укырга керүем нык этәргеч бирде. Ел саен кыш-җәй каникулларда авылларда магнитофон күтәреп, аудиотасмаларга сәләтле якташларыбыз саклап калган байлыкны барладым. Алар бик күп әле, эшкәртелмичә дә яталар. Кайберләрен начар язылганга дискка кертергә дә мөмкинлек булмады. 2003 елдан экспедицияләр тукталды.

Әлеге җыентыкны әзерләп, кулъязма варианты белән бастыруга ярдәм сорап йөрмәгән кешем калмагандыр. 2014 елда милләтләр эшләре буенча өлкә комитеты 500 данәгә акча бүлеп бирергә вәгъдә итте. Ниһаять, ул вәгъдә өлешчә үтәлде. Инде калган данәләрне бастырырга ярдәм кирәк. Хезмәтемнең бер өлешенең нәтиҗәсен күрә алмаганга, алга таба эшне дәвам итәргә дә күңел тартмый.

Китапка Ш.Мәрҗәни исемендәге Тарих институты үзенең ГРИФын бирде. Шуңа күрә аның директорына – Рафаэль Сибгат улы Хакимовка һәм Дамир Мавляви улы Исхаковка зур рәхмәт.

Җәмәгать эшлеклесе Әнәс Гаитовка, Россия сәнгать тарихы институтының өлкән фәнни хезмәткәре Наилә Әлмеевага (Санкт-Петербург), сәнгать белеме фәннәре кандидаты, әлеге җыентыкның рецензенты Геннадий Макаровка (Казан), фольклорчы, себертатар музыкаль фольклорының иң зур белгече Илгиз Кадыровка (Казан); оста итеп нота текстларын компьютерда җыйган музыка мәктәбе укытучысы Наилә Мухутдиновага (Казан); СД-дискның оригинал макетын әзерләгән композитор  Ислам Сафинга, укытучым - Казан дәүләт консерваториясенең татар сәнгате кафедрасының элеккеге мөдире Йолдыз Исәнбәткә,  мораль, техник һәм матди ярдәм күрсәткән Динар Абукинга, Төмән өлкәсенең татарлар Конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Насыровка, милләтләр эшләре буенча өлкә комитеты рәисе Евгений Воробьевка олы рәхмәтләремне белдерәм.

Луиза Сөрмәтова китабының тәкъдим итү кичәсе Тубылда “Искер-җыен” фестивале кысаларында үтсә, Төмәндә бу кичәне автор гадәткә әверелгән “Себертатар теле көне”ндә оештырырга планлаштыра.

Гөлнур ВӘЛИЕВА. 

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума