Материалы

Гомер озынлыгына тиң очрашулар

последние и лучшие новости искусства в мире

22-113 ел элек апрель аенда радиоспорт буенча дөнья чемпионы, күренекле җәмәгать эшлеклесе Зыятдин Хәял улы Низамов укучыларына “Энергия моей жизни” дигән яңа китабын бүләк иткән иде. Ә бу көннәрдә ул безгә, редакциягә, тагын шатлыклы хәбәр белән килеп керде. 200 данә белән “Төмән нәшрият йорты”нда яңа гына бастырылган “Встречи длиною в жизнь” дип аталган китабын алып килде. Бу авторның 9 нчы китабы, ул Бөек Җиңүнең 73 еллыгына багышланган.

208 биттән торган китабына ул, Төмән шәһәрендә яшәүче татарлар арасында иң актив җәмәгать эшлеклесе буларак, 2015 нче елдан алып 2018 нче елның август аена хәтле үзе катнашкан патриотик тәрбиягә кагылышлы чараларны яктыртып язган мәкаләләрен, төшергән фотосурәтләрен туплаган. Беренче биттә автор Төмән дәүләт университеты профессоры Александр Ярковның: “Зыятдин Хәял улы белән безне патриотик тәрбия эшләре берләштерә. Аның ташып торган энергиясе, максатчанлыгы, радиоспортка һәм бакчачылык эшенә чын йөрәктән гашыйк булуына исем-акылым китә, эчкерсез көнләшәм дә. Аның бу китабы да үзенең укучыларын табар дип уйлыйм”, - дигән сүзләрен бирә. Ә кереш өлешендә: “27 елдан артык мин Төмән шәһәренең ветераннар оешмалары, өлкә ветераннар советы белән тыгыз элемтәдә эшлим. Алар оештырган чараларда актив катнашып, мәктәп укучылары, укытучылар, студентлар, курсантлар, эшчеләр белән якыннан аралашам. Бу очрашулар хөрмәтле укучыларыма җиткерерлек бай мәгълүмат бирәләр. Атказанган нефтьчеләр, бораулаучылар, геологлар, авыл хуҗалыгы хезмәткәрләреннән ишеткәннәрне, үзем күргәннәрне сезгә, укучыларыма, җиткерү бурычы кулыма кабат каләм алырга мәҗбүр итә мине. Мин язмышыма бик рәхмәтлемен, гомер юлымда сәләтле, күренекле шәхесләр белән кызыклы һәм эчтәлекле очрашулар оештырганы өчен. Бу күрешүләр миңа рухи байлык, бетмәслек көч, энергия өсти, алга барырга өнди, яңалыклар ача. Хөрмәтле укучыларым, минем истәлекләрем, язмаларым сезнең күңелегездә җылы бәяләмә тапса, тормыш юлыннан горур атлап узарга, тирән эз калдырырга ярдәм итсә, мин сезгә дә рәхмәтле булырмын. Шулай ук китапны бастыруда матди ярдәм күрсәтүчеләргә дә хөрмәтем зур”, - дип яза автор. Китап битләрендә тынгысыз җан Зыятдин Хәял улының башкарган олы хезмәтенә дан җырлап язган күренекле шагыйрьләр Шәүкәт Гаделша, Ирек Махиянов, Александр Казанцевның шигырьләрен, автор турында төрле мәгълүмат чараларында бастырылган мәкаләләрне укырга, Мактау кәгазьләре, Рәхмәт хатлары белән танышырга була. Алар арасында Төмән шәһәренең элекке башлыгы, бүгенге көндә өлкә губернаторы Александр Моорның Зыятдин Хәял улының олы хезмәтенә бәя биреп, аның китаплары шәһәр муниципиаль архивы китапханәсенә тапшырылганын белдереп язган хаты да лаеклы урын алган.

Хөрмәтле аксакалыбыз, Зыятдин Хәял улын яңа китабы белән котлап, сәламәтлек, иминлек, бәхетле озын гомер, яңадан-яңа иҗади уңышлар телибез. Авторның бу китабы да өлкә тарихы белән кызыксынучы укучылар өчен зур хәзинә, файдалы мәгълүмат чишмәсе булып торачак.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума