Материалы

“Әманәт” мөселман оешмасы

последние и лучшие новости искусства в мире

34-7Үткән елның июнь аенда Төмәннең Калинин районында яшәүче мөселман кардәшләр өчен “Әманәт” дини оешмасы юридик яктан теркәлә.

Тик бу оешма дистә еллар элек үз эшен башлаган була инде. Аны фонд буларак хәтерлиләр. Актив мөселманнар ай саен акча җыеп, мохтаҗларга, имамнарга ярдәм күрсәткәннәр. Фондның рәисе Фәрид Хөснетдинов мөселман оешмасы җитәкчесе итеп тә билгеләнә. Берникадәр бу райондагы актив мөселманнар белән алар ата-бабадан килгән гореф-гадәтләрне саклап эш итәргә тырышалар.

– Элек-электән мәхәллә шул территориядә яшәүчеләрне берләштереп торган, - дип сөйли оешманың оештыручысы, киңәшчесе Димерхан Муратов. – Кешеләр аңламаган сораулары белән имамга килгәннәр. Хәтта ир белән хатын ачуланышып китсәләр дә, имам, аксакаллар аларга киңәш биргәннәр. Өлкәнрәкләр бер-берсен белсәләр дә, хәзер яшьләр таныш түгел. Татарларыбызны дуслаштыру өчен дә эшләр алып барырбыз дибез. Аннары телебез дә югалып бара, диндә милләт юк, дигән фикер алга сөрелә башлады. Аллаһы Тәгалә безне төрле милләттә яралткан. Бу тиккә генә түгел. Шул телебезне, гореф-гадәтләребезне сакларга, җомга көнне мәчетебездә татар телен яңгыратырга омтылачакбыз.

Үзләренең мәчетләрен булдырырга йөриләр. Оешманы теркәү хыяллары гамәлгә ирешкәч, иман йортын төзү кебек изге эшләре дә Аллаһы Тәгалә ярдәме белән тормышка ашар дип уйлыйлар. Әлегә һәр гаиләдән бер мең сум акча җыярга планлаштырып, бу эшне үз араларында башлап та җибәргәннәр. Балигъ булган һәркайсы гаилә әгъзасы тапшырган сумманы аерым китапка теркәп, квитанция дә биреп баралар икән. Җыелган акчалар нәкъ менә мәчет төзү эшенә генә тотылачак. Иман йортын төзер өчен урын сорап гариза язылган инде.

Хәзер “Әманәт” оешмасы Декабристлар урамындагы 148 нче йортның 1 катындагы 7нче бүлмәдә урнашкан. Бу бүлмәне алуда ярдәм иткән шәһәр Думасында Калинин районы буенча депутат Мурат Тулебаевка рәхмәтле алар. Шәһәр милек мөнәсәбәтләре департаменты гаризаларын уңай хәл итеп, оешмага аренда түләүсез бүлмә биргән. Аны бергәләшеп ремонтлаганнан соң, бу бүлмәдә Казанның “Мөхәммәдия” мәдрәсәсен тәмамлаган имам-хатыйб Фәрид хәзрәт Хөснетдинов шимбә һәм ял көннәрендә төрле буын кешеләренә дин дәресләрен өйрәтә башлаган (рәсемдә). “Дәресләр 10.00 – 12.00 сәгатьләрдә үтәләр. Теләгән кешеләр рәхим итегез! Сентябрь аенда хатын-кызлар өчен аерым төркем ачарга планлаштырабыз, аларга инде хатын-кыз дин дәресләре уздырачак”, - диде Фәрид хәзрәт.

Оешмага барысы да тәҗрибәле, дин өлкәсендә дә белемнәре зур булган кешеләр җыелган. Аллаһы Тәгалә каршында булган әманәтләребезне үтәргә өйрәтү, аңлату, ярдәм итү белән шөгыльләнәләр алар.

Гөлнур ВӘЛИЕВА. 

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума