Материалы

Якташларын данлаучы

последние и лучшие новости искусства в мире

22-13Бу көннәрдә редакциягә үзенең шатлыгы белән уртаклашырга дип авылдашым, педагогия хезмәте ветераны, РФнең мәгариф отличнигы, В.Муравленко исемендәге премия лауреаты Әдип Хәким улы Гарифханов килеп керде. Һәм ул безгә яңа гына табадан төшкән “Люди земли Тюменской” дип аталган 4 нче китабын бүләк итте. 312 биттән торган, “Айвекс” реклама-нәшрият үзәгендә 100 данә белән бастырылган бу китап Төмән районының 95 еллыгына багышланган. Бирегә Бөек Ватан сугышында катнашкан якташларыбыз, Советлар Союзы һәм Россия Геройлары, күренекле шәхесләр, укытучылар, хезмәт ветераннары турында материаллар, фотосурәтләр һәм авторның үзе язган мәкаләләре кергән.

Әдип Хәким улы: “Билгеле булганча, китапларыма материалларны музей, мәктәп, китапханәләрдән рөхсәт сорап алам, аларга төзәтмәләр кертеп, өстәп, кайберсен тәрҗемә итәм. Мәгълүматларның күбесе китап геройларының үзләре белән очрашканнан соң язылган. Җыелган материалларны мин туплап, китап итеп бастырам. Матди ярдәм итүчеләр – Тубыл шәһәреннән Гүзәл Фәйзуллина, Ханты-Мансийск шәһәреннән авылдашым Нэля Сәетова һәм балаларым булдылар, һәркайсына олы рәхмәтемне белдерәм”, - диде. Китапның кереш өлешендә Әдип Хәким улы әлеге хезмәтен 36 яшендә тол калып, авыр сугыш елларында һәм илебезне торгызу чорында күптөрле авырлыклар күреп 5 баланы ялгызы үстереп, олы юлга бастырган әнисе Асия Рәхмәтулла кызына багышлавын да белдерә. Китап 2 бүлектән тора. Беренчесе – “Бөек Ватан сугышында катнашучылар”, икенчесе – “Сугыш чоры балалары” дип аталган. Беренче бүлек Әдип Хәким улының үзе иҗат иткән “Туган авылыма” дигән шигыре белән башлана.

”Исән-саумы, туган Ләчегем,
Төшләремә керәсең.

Балачагымны, яшьлегемне
Исләремә төшерәсең....

...Туган авылым сагындыра,
“Аръяк”ның матур кырлары.
“Цатлавык”ның тәмле балыгы,
“Бил юлы”ның көчле тузаны...

...Рәхмәт, авылым, рәхмәт, туган ягым!
Яшә шулай үсеп, яңарып.
Урамында бала-чага чапсын,
Яңгырасын азан тавышы!”

– дигән юлларда авторның туган ягына, авылына сагынуы, хезмәт сөйгән халкы белән горурлануы, авылының якты киләчәгенә бар күңеленнән ышануы чагыла.

Тормыш юлы белән укучыларны автор үзе таныштыра. Балачагы авыр сугыш елларына туры килгән Ә.Гарифханов: “Безнең балачак булмады, балачак һәм сугыш бергә булдылар”, - дип башлый язмасын.

Әдип Хәким улы 1940 елда Тубыл районы, Ләчек авылында 5 егет арасында иң кечеләре булып туа. Әтисе сугышка китеп, 1942 елда һәлак була, әниләре балаларын туендырыр өчен көне-төне колхозда эшли, балык тотарга йөри. 1948 елда ул авыл башлангыч мәктәбенә укырга керә. Күкрәнде җидееллык мәктәбен тәмамлагач, Тубыл шәһәренең 15 мәктәбендә укуын дәвам итү турында хыяллана. Әмма укырга җибәрер өчен әнисенең мөмкинлеге булмый. Бу турында автор: “Ул чакта авылда укытучылар гына хезмәт хакы ала иделәр. Әнием озак уйланганнан соң: “Ике сыерыбызның берсен Вагай авылындагы терлек әзерләү комбинатына куып алып барырсың, акча алгач, укырга китәрсең”, - диде. Кояш чыгар-чыкмас 7 кеше юлга чыктык, комбинатның бикле капка төбенә төнлә килеп җитеп, шунда кундык. Иртәгәсен терлекләребезне карап, икесен генә алдылар, калганнарын кире авылга алып кайтырга мәҗбүр булдык. Өйгә кайткач, күз яшьләремне сөртә-сөртә, хәлне әнигә сөйләдем. Сабыр холыклы әнием бер сүз дә дәшмәде. Бер көн борчулы уйланып йөргәннән соң: “Укырга китәргә әзерлән”, - диде. Шул көнне һәм аннан соң да кайдан акча алганын әнидән сорарга кыймадым...” - дип яза. Бәхетле, күңелле уку еллары артта калып, 6 ел ул һава-ракета һөҗүменә каршы тору гаскәрләрендә хезмәт итә. Шул елларда Әдип Хәким улы В.Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетының тарих факультетында читтән торып укый. “Ул елларда Төмән өлкәсеннән бу уку йортын уңышлы тәмамлаучылар арасында мин беренчеләрдән булдым”, - дип горурланып әйтә ул. Укытучы буларак, хезмәт юлын ул Яркәү районы, Бурбар сигезьеллык мәктәбендә башлый. Аннары 1971 елда Гарифхановлар гаиләсе Шыкча авылына килеп төпләнә. Әдип Хәким улы хатыны Мөнирә Ибәтулла кызы белән ике кыз һәм бер егет үстереп, аларга яхшы тәрбия биреп, югары белем алырга, тормышта үз юлларын табарга ярдәм итәләр...

Китапка бәяләмәне һәм үзләренең фикерләрен язучы, Россия журналистлары берлеге әгъзасы Тамара Пригорницкая, филология фәннәре докторы, доцент Гүзәл Фәйзуллина, филология фәннәре кандидаты, доцент Татьяна Великопольская, филология фәннәре кандидаты Гүзәлия Муллачанова, өлкә В.Муравленко фонды президенты Сергей Великопольский, җәмәгать эшлеклесе Әнәс Гаитов язганнар. Гүзәл Җәгъфәр кызы китап авторының хезмәтенә зур бәя биреп: “Ә.Гарифхановның “О времени и о себе” (Төмән, 2010), “Гордость моего народа» (Төмән, 2012), “След в истории” (2015), “Люди земли Тюменской” (2019) китаплары себер татарларының һәм якташларының тарихи үткәннәре һәм хәзерге тормышлары турында сөйли. Аның китапларын хаклы рәвештә себер татарларының батырлык энциклопедиясе дип атарга була”, - дип яза. Гүзәлия Хәлим кызының автор турында әйткән сүзләренә дә игътибар итмичә булмый. “Әдип Хәким улы Шыкча урта мәктәбенә нигез салучы һәм беренче директоры да булды. Ул 38 елдан артык Шыкча мәктәбендә тарих фәннәрен укытты, 10 ел мәктәпне җитәкләде. Шыкча, Талмы, Явызбы авылы халкы аның бу олы хезмәтен беркайчан да истән чыгармыйлар. Ул – укытучы, остаз һәм хөрмәтле шәхес, авылдашлары өчен генә түгел, ә барлык Төмән өлкәсе өчен дә”, - дип яза РФнең гомуми мәгарифенең Мактаулы хезмәткәре.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума