Бу санда 

#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

“Гомерем мизгелләре”

последние и лучшие новости искусства в мире

37-9Минем кулда 92 яшендәге өлкәбезнең күренекле шәхесе, татар мәдәнияте һәм мәгарифе эшлеклесе, танылган Гарифуллиннар педагогик династиясе вәкиле, халык мәгарифе отличнигы, Каюм Насыйри исемендәге премия лауреаты, Россия һәм Татарстан журналистлар, себертатар язучылар союзлары әгъзасы, сугыш һәм хезмәт ветераны Люция Бәдретдин кызы Хәбибуллинаның өр-яңа “Гомерем мизгелләре” исемле китабы.

Китап 156 битлек булып “Печатник” нәшриятында бастырылган. Аны әзерләүдә зур хезмәт куйган профессор Хәнисә Алишина, Төмән районының Шыкча авылында яшәүче Хәмдия Кызылбаевага һәм Олы Акъяр авыл китапханәсе китапханәчесе Розалия Кәримовага зур рәхмәтле автор. “Гомерем мизгелләре” Люция Бәдретдин кызының балачагы, авыр яшьлеге, уку еллары, хезмәт эшчәнлеге, якын кешеләре, хезмәттәшләре, авылдашлары, аңа “Туган як әдәбияты”, “Себердә татар мәгарифе. ХХ гасыр” китапларын чыгаруда ярдәм итүчеләр турында һәм анда 90 яшьлек юбилеена котлаулар, автор, китаплары турында фикерләр, шигырьләр урын алган.

Дөресен әйтим, мин бу китапта хөрмәтле Люция апаның үзе, гаиләсенә кагылышлы яңалыклар, аның тормышындагы истәлекле вакыйгалар, аның күп башкаларга да үрнәк булырлык сыйфатлары турында укырга өметләнгән идем. Тик ул, һәрвакыттагыча, дуслары, хезмәттәшләре, күренекле шәхесләр, тормыш юлында тирән эз калдырган кешеләрне беренче планга куя. “Үзебезнең шәхси тормышыбызны, эшләребезне халыктан аерып карамадык, иҗтимагый тормыш сулышы белән яшәүче совет интеллегенциясе вәкилләре идек”, дигән җөмләсе белән хөрмәтле якташыбыз моңа җавап та бирә.

Әлбәттә, Люция Бәдретдин кызы беренче юлларын туган авылы Тугызга багышлый. Андагы мәгарифнең тарихын тасвирлый. Әтисе Бәдретдин Гарифулла улы Тубыл, Вагай районнарында мәгариф бүлеге инспекторы, мөдире, төрле мәктәпләрдә директор булып эшләгәндә күп балалы Гарифуллиннар гаиләсенә Карагай, Янек, Яңа Кәешкүл авылларында яшәргә туры килә. Люция апа әтисе ачкан Яңа Кәешкүл җидееллык мәктәбендә укуны тәмамлый.

Гаилә тәрбиясенең тормышында зур роль уйнаганына аерым басым ясый ул. Әнисе балаларга кечкенәдән Г.Тукай шигырьләрен сөйләтеп, укырга-язарга өйрәтеп үстерә. Уку елларында атна саен шимбә көнне өйдә газета чыгаралар. Анда гаиләдәге, мәктәптәге вакыйгалар тасвирлана. Ә инде иң шәп язмалар Муса Җәлилнең балалар журналына һәм башка матбугатка җибәрелә. Әниләре халык авыз иҗатын да, әдәбиятны да бик яхшы белә. Люция апа боларны сеңдереп үсә. Тубыл педучилищесын тәмамлауга, әтисе Тубыл укытучылар институтының физика-математика факультетының читтән торып уку бүлегенә урнаштырса да, күңеле гел Казанга тарта. Яңа Кәешкүл мәктәбендә 4 ел әтисе җитәкчелегендә мәгариф өлкәсендә ныклы адымнар ясый. “Минем әти – Бәдретдин Гарифулла улы минем беренче остазым, мәгърифәткә дөрес юл күрсәтүчем булды”, - ди Люция апа. Бу елларда салкын тиеп, гади генә пенициллин булмау сәбәпле, 41 яшендә генә әниләре дә вафат була. Апа, абыйлары югары белем алганчы, кечкенәрәк балалар үсеп җиткәнче Люция Гарифуллинаның хыялы арткы планга күчеп тора. Аннары әтисенә иптәш булып Янек авылыннан ире сугышта үлгән Бибкәй апа килгәч, әтисе өлкә үзәгенә якынрак авылга – Шыкча мәктәбенә директор итеп күчерелгәч, Казанга да юл ачыла. Андагы Казан пединститутында укыган вакытлар гомеренең иң хисле, кызыклы, бай рухлы, башы-аягы белән әдәбиятка чумган еллар булып исендә саклана. Ул анда бер генә көнен дә бушка үткәрми.

Аннары яңа уку елына утынсыз калган Кыштунлы мәктәбенә директор итеп билгеләнү, гомерлек тормыш юлдашы булачак Хатыйп Хәбибуллин белән бергәләшеп анда уңышлы эшләп китү, кызлары Лилия, уллары Рөстәм туу, Акъяр мәктәбен торгызырга җибәрелүләре һәм шул авылда лаеклы ялларын каршы алулары, мәктәпнең өлкәдә үрнәк белем йортына әверелүе, хәзер яши торган йортларын салып керүләре, гаиләдә Рушания исемле матур кызчыкның аваз салуы, башка гомер мизгелләре чагылыш тапкан.

“Мин гомер буена бәйсез булып, ирекле булып яшәргә омтылдым. Хыялымны үземә кирәк кадәр тормышка ашыра алдым. Теләсә кайсы үз эшемне минем дәрәҗәдәге кешеләрдән яхшырак башкарып чыгу – тормыш законы булды”. Нәкъ шулай. Әле китапка кермәгән хатирәләр чиксез. Аллаһы Тәгалә насыйп итсә, Люция Бәдретдин кызы соңгы мода буенча яхшы тукымалардан шәп тегүчеләргә күз явын алырлык күлмәкләр тектерүе, телеңне йотарлык аш-су остасы булуы, кунакчыллыгы, Казанның кайбер китапханәләреннән дә баерак китапханәсе һәм башкалар турында тәфсилләп язып тагын да тулырак китап әзерләр әле.

- Ә бит гомер бушка узмаган, - ди ул. – Мин 44 ел гомеремне балалар укытуга багышлаган педагогик хезмәт ветераны, РСФСРның халык мәгарифе отличнигы, 5 медаль, 1 орден иясе, исәпсез Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары, “Мәгарифтәге казанышлары өчен” билгесе иясе, Россиянең һәм Татарстанның журналистлар берлеге әгъзасы, ...“Әл-Ихсан” ордены иясе. Газета-журналларда басылып барган мәкаләләр саны 185, җыентыкларда 20, монографияләр 3, 4 китап.

Әлеге мактауларга ия тирәнтен һәм күпкырлы белем иясе, мәгърифәт йолдызы, тугрылыклы хатын, үрнәк әни, хөрмәтле әби, киңәшләре, үтемле сүзләре белән күңелне үстерә белүче Люция Бәдретдин кызы Хәбибуллина өлкәбезнең олпат басмасы “Яңарыш”ның да иң эчтәлекле язмалары белән куандыручы, дәрәҗәсен күтәрүче актив хәбәрчесе, дусты, “Әдәби Төмән” иҗат берләшмәсенең терәге, ярдәмчесе.

Китап тарихи фоторәсемнәр белән дә баетылган.

Гөлнур ВӘЛИЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836