#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Декабрь 2022
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
28 29 30 1 2 3 4
5 6 7 8 9 10 11
12 13 14 15 16 17 18
19 20 21 22 23 24 25
26 27 28 29 30 31 1

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Президент фонды әкиятләр китабына ярдәм итте

последние и лучшие новости искусства в мире

52-11Тубыл район китапханәсендә “Тимур батыр. Себер татарлары әкиятләре дип аталган китапны эшкәртү һәм тапшыру этабы тәмамланды. Авыл китапханәләренә Тубыл районы мәдәният үзәгенең иҗат төркеме шул ук исемдәге проектын гамәлгә ашыру кысаларында алынды ул. «Тимур батыр. Себер татарлары әкиятләре» проекты 2021 елда Президентның мәдәни инициативалар фонды конкурсында ярдәм алды.

Проект кысаларында 300 данә тираж белән чыгарылды. Җыентыкка китап авторы Земфира Шәрипова җыйган 20 әкият һәм рәссам Асия Закорюкинаның ачык иллюстрацияләре кертелгән. Басманың үзенчәлеге шунда: әкиятләр өч телдә: рус, татар (Себер диалекты), инглиз телендә чыгарылган, аларны Галия Абайдуллина, Фәнил Абуталипов һәм Элина Иванова тәрҗемә иткән.

Проектның бер өлешендә «ВКонтакте» социаль челтәрендә дә иллюстрацияләр белән аудио әкиятләр бастыру каралган иде. Әкиятләрне Рәмзия Ниязова (себер татар теле), Дилия Ишимцева (рус теле) һәм Элина Иванова (инглиз теле) тавышландырдылар. Аудио формат кабул итү өчен генә түгел, сәламәтлекләре чикләнгән кешеләр өчен дә уңайлы, төрле телләрдә әкиятләр ишетергә мөмкинлек бирә һәм күп санлы тыңлаучыларга барып җитә. Барлык әкиятләр дә «ВКонтакте» социаль челтәрендә Тубыл районы мәдәният үзәге сәхифәсендә урнаштырылган.

Китапның театральләштерелгән тәкъдим итү чаралары, халык җырлары, биюләре, йолалары белән, Вагай районының Тубысы, Уват районының Өге, Яркәү районының Сорокино авылларында узды. Октябрь аенда Тубыл шәһәренең Наместник сараенда себер татарларының мәдәният һәм көнкүреш экспозиция залында булды.

Проект кысаларында китаплар Вагай, Яркәү һәм Уват районнары, Тубыл шәһәре китапханә системасына, мәктәп китапханәләренә һәм Тубыл районы мәдәният оешмаларына тапшырылды.

Фольклор һәр халыкның аерылгысыз өлеше булып тора. Күп гасырлар дәвамында төрле фольклор жанрлары, йолалары, гореф-гадәтләре, ышанулары барлыкка килә һәм буыннан-буынга тапшырыла. Бүгенге көндә ата-бабаларының ничек яшәгәннәрен, нинди җырлар җырлаганнарын, әби-бабайларының нинди әкиятләр сөйләгәннәрен хәтерләгән кешеләрне табу кыенлаша бара. Бүген без үз алдыбызга бу мәдәни мирасны саклап калу һәм аны киләчәк буыннарга җиткерү бурычын куябыз. Без проектта катнашучыларга, аңа тормышка ашарга ярдәм итүчеләрнең барысына да рәхмәтебезне белдерәбез.

Эмилия ИВАНОВА, Тубыл үзәк район китапханәсе мөдире
(Гөлнур В
ӘЛИЕВА тәрҗемәсе)

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836