Материалы

Саллы китап

последние и лучшие новости искусства в мире

Төмән дәүләт университеты профессоры, танылган җәмәгать эшлеклесе Хәнисә Алишинаның “Себер татарларының тарихи ономастикасы” исемле саллы китабы дөнья күрүе укучыларыбызга билгеле инде (укы: “Яңарыш” № 2–13 январь, 2017 ел). Бу монографиядә галимәнең Төмән өлкәсенең көньягындагы себер татарлары ономастиконын күп еллык тарихи-лингвистик тикшеренүләре урын алган. Монография дөнья топонимикасында себер-татар ономастиконын комплекслы тарихы-лингвистик өйрәнүнең беренче тәҗрибәсе санала.

Автор онимнарның семантикасын, сүзъясалышын, грамматикасын төрле системалы телләрнең күренешләрен гомумтөрки планда чагыштырып тикшерә. Хезмәттә ономастик берәмлекләренең лингвистик һәм экстралингвистик факторлар белән бәйле типологик охшашлыклары һәм аермалары ачыклана. Көнбатыш Себер топонимиясенең кайбер актуаль проблемалары археология, этнография, диалектология фактлары белән бәйле өйрәнелә, урта гасыр татар һәм урыс язма һәйкәлләре ономастикасы анализлана, татар ойконимик системасы реконструкцияләнә. Тикшеренү эшләре ярдәмендә фәнни кулланышка шактый гына архив материаллары, топонимнар, микротопонимнар, антропонимнар кертелгән. Китап лингвистлар, археологлар, туган якны өйрәнүчеләр өчен диелсә дә, һәркем өчен дә анда чиксез файдалы материаллар табарга була. Монография өлкә губернаторы В.В.Якушев ярдәме белән 2016 елда “Печатник” типографиясендә бастырыла. Ул авторның фәнни җитәкчесе Диләрә Гариф кызы Тумашеваның тууының 90 еллыгына багышлана.

Төмән өлкәсендәге төрки ономастиконын тарихи-лингвистик тикшеренү Төмән дәүләт университетында озак вакытлар алып барыла торган комплекслы “Төмән өлкәсендә төбәк ономастикасы, диалектлар һәм телләрнең үзара бәйләнеше” темасының бер өлеше булып тора. Шундый ук мөһим эш ханты, манси, ненец, селькуп, рус халыкларына бәйле рәвештә дә башкарыла.

Ялгызлык атамаларны, ягъни топоним, гидроним, антропоним, этнонимнарны һ.б. өйрәнә торган тел гыйлеменең мөстәкыйль тармагы буларак, ономастика ярдәмендә (алар вакытында һәм сакчыл язып алынса, дөрес аңлатма бирелсә) фән өчен бик кыйммәтле һәм бай мәгълүмат табарга була. Моның өчен бу төбәк тарихын ныклап борынгыдан өйрәнергә кирәк. Аннары гына атамалар үз серләрен ачарга мөмкиннәр. Бу тикшеренүләр, укылган, өйрәнелгән эшләр, китаплар монографиядә ачык күренә.

Фәнни хезмәтнең “Комонимы” бүлеге һәркемгә дә  кызыклы шикелле. Анда автор, соңгы елларда себертатарларының үз этносларының килеп чыгышына карата игътибары артты, дип яза. Ә бу тарихны тирәнрәк өйрәнүгә этәрә. Бүлектә 245 татар авылы атамалары исәпкә алынып, аларның һәркайсына тарихы һәм килеп чыгышы турында аңлатма бирелә. Иң элек этнограф С.К.Паткановның 1897 елгы материалларыннан белешмә бирелә. Баш исем итеп торак пунктның рәсми исеме куела, аннары бу атама белән географик яктан бәйле елга, күл, башка су чыганагы исеме, хуҗалык саны, ирләр һәм хатын-кызлар саны, халыкның кайсы  катламга каравы, милләте күрсәтелә. 1897 елгы тарихи мәгълүматлар “П” билгесе белән тәмамлана. Алга таба хәзерге күрсәткечләр бирелә: 1959, 69 елларда кайсы  өлкә, район, авыл советына кергәнлекләре языла. Соңыннан кайберләре үзгәреш тә кичерәләр. Авылның рәсми булмаган исеме, аның килеп чыгышы турында легенда, риваятьләр, халыкның сөйләшенә характеристика да күп аңлашылмаган сорауларга җавап булып торалар. Мәсәлән, “9. Андреевские юрты – оз.Андреевское, Кашег. Вол., Тм. Окр., 32хоз., 93 + 75 жит., в т.ч. 2 бух., 11 крест., П.; Тм., Тм., Букин. с/с,1952, Тм., Антипин. с/с, 1969; 900, 1254, 1310. Археологические памятники: Поселение Андреевское юрты-1. Расположено на северо-восточном берегу оз.Малое Андреевское, между д.Андреевские юрты и дачами”. Һәм тарихи мәгълүматлар белән дәвам ителә.

Бу авыллар исемлеге “Яңарыш” газетасында урнаштырыла торган язмалардагы атамаларның дөрес бирелешенә бик ярдәм итәләр. Х.Алишинаның 1999 елда чыккан “Себер татарлары ономастикасы” – безнең өстәл китабы.

5 төп бүлектән һәм саллы кушымтадан (кыскартылмалар, мәгълүмат бирүчеләр исемлеге, архив материаллары, Түре округындагы ясаклы татарларның 4нче ревизиясе, ирләр – хатын-кызлар исемнәре, ойконимнар, топонимнар, микротопонимнар сүзлекләре, өлкәнең көньягындагы торак пунктлар исемлеге, Г.Ф.Миллер тасвирламасы, бу зур фәнни эшбуенча галимнәр фикерләре) торган “Себер татарларының тарихи ономастикасы” китабы чиксез бай эчтәлекле һәм зур кыйммәткә ия.

Гөлнур ВӘЛИЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума