#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Декабрь 2022
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
28 29 30 1 2 3 4
5 6 7 8 9 10 11
12 13 14 15 16 17 18
19 20 21 22 23 24 25
26 27 28 29 30 31 1

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Себер татарына үз теле кирәкме?

последние и лучшие новости искусства в мире

Мондый сорау мине генә борчымый, күрәсең. Динен һәм телен яхшы белгән, аңа хезмәт иткән хөрмәтле шәхесебез Фатыйх хәзрәт Гарифуллинның «Ана телне саклау – Аллаһы Тәгалә каршындагы бурыч!» («Яңарыш», 48 нче санда) мәкаләсен укыгач, үземнең фикерләремне себер җирлегендә яшәп яткан татарларым белән уртаклашасым килде. Төмән өлкәсендә халык саны буенча без икенче урында торабыз, димәк, без - себер татарлары күп. Шул күп халыкның шәһәрләрдә яшәгән өчтән икесе диярлек туган телен белми.

Бу нидән?! Аз гына сандагы милләтләр дә үз телләрен беләләр, сөйлиләр, өйрәнәләр, саклыйлар, шуның белән горурланалар. Без алардан киммени?! Өйрәнмәсәк, сөйләшмәсәк, сакламасак, ул бит бетәчәк. Тел сакланырга, өйрәнелергә, үсәргә тиеш. Туган тел белән бергә диннең, әдәбиятның, мәдәниятның, бәйрәмнәрнең, гореф-гадәтләрнең, уеннарның һәм башкаларның бергә бетүе һәм китүе булмасмы?..

Минем байтак китапларым себер татар телендә дөнья күрделәр. Язма, укып булмый диючеләр дә булды. Бу ни дигән сүз? Бер-беребезне аңлыйбыз, үз телебездә «шатырдатып кәпләшәбес». Ханнардан мирас булып калган, моңа кадәр яшәп килгән тел ник бетәргә тиеш?! Без торгынлык балалары булсак та, үзебезнең телне дә, әдәби телне дә, күрше телен дә яхшы белдек һәм беләбез. Моннан бернәрсә дә югалтмадык. Әйдәгез, моннан соң да үз телебезне белик, өйрәник, сөйлик, языйк, берүк югалтмыйк. Үзебез сакламасак, үстермәсәк, өйрәтмәсәк, соңга калуыбыз да бар. Туган себер татар теле сакланырга тиеш. Бу фикер белән килешмәүчеләр юктыр дип ышанасы килә...

Галия АБАЙДУЛЛИНА. Тубыл шәһәре

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836