Бу санда 

#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

“Себернең тылсымлы төннәре”

последние и лучшие новости искусства в мире

37-8Д.И.Менделеев исемендәге Төмән өлкә фәнни китапханәсе “Себернең тылсымлы төннәре”исемле Себер шагыйре Шәүкәт Гаделшага 70 яшь тулуга багышланган китап-иллюстратив күргәзмә тәкъдим итә.

Якташыбыз Татарстан Республикасы язучылар союзы әгъзасы Шәүкәт Гаделша улы Сибгатуллин Казанда яши һәм эшли. Заман татар поэзиясендә Шәүкәт Гаделша исеме билгеле. Аның шигырьләре Себер табигатенә, урманнарга, үсемлекләргә, хайваннар дөньясына, табигать күренешләренә, туган якка багышланган. Табигатькә мәхәббәт очраклы түгел. Балачакта Ш.Гаделшаның яраткан шөгыле урманда йөрү һәм анда яшәүчеләрне күзәтү булган. Сеңлесе Гөлҗиһан Вайнның истәлекләре буенча, шагыйрь кечкенә вакытында еш кына иртәдән кичкә кадәр урманга киткән, анда җиләк-җимеш, гөмбә җыйган, балык тоткан. Тирә-як дөньяга яңа караш, тасвирлау чараларының һәм сурәтләрнең бай булуы үзенчәлекле поэтик дөнья тудыра.

Үзен табигатьнең бер өлеше итеп хис иткән Ш.Гаделша Себерне географик исем буларак кына түгел, ә туган халкының, кешелекнең бишеге дип кабул итә.

Соңыннан туган як табигатеннән алынган сурәтләр – Ш.Гаделшаның “Табигать баласы” китабында чагылыш таба.

Шагыйрь табигатьтә тормыш чыганагын һәм яшәү мәгънәсен, дөнья белән берләшүне һәм гармонияне күрә. Хезмәт эшчәнлеге чорында шагыйрь эшенең төп төре электрификация булуы игътибарга лаек.

Яшәү мәгънәсе, мәхәббәт, тугрылык, патриотизм һәм гражданлык позициясе шагыйрь иҗатына ят түгел. Моның турында “Иман капка ачканда” шигырьләр җыентыгында күрәбез. Аңа җәмгыятьнең актуаль проблемалары турында әсәрләре кергән.

Ш.Гаделша иҗатында үзенчәлекле автор сүзләрен, тасвирлау чараларының байлыгын һәм халыкчанлыгын куллану үзенчәлекле. Шагыйрьнең шигъриятен тою өчен “Мин – себер татары” коллектив шигырьләр җыентыгы ярдәм итәчәк. Төзүчесе Р.Х.Корбанов, анда Ш.Гаделшаның да шигырьләре кергән.

Шәүкәт Гаделша иҗатында себер шигъриятенең закончалыгы, себер фольклоры, әдәби традицияләре ачык күрсәтелгән мөстәкыйль, уникаль шагыйрь булып исәпләнә. Табигать аңа юмартлык, киң күңел, акыллылык, гадел, ярдәмчел йөрәк биргән. Моны себер-татар шагыйре Ш.Гаделшаның иҗаты турында язган Л.Х.Фәизованың “Казан белән Төмән арасы” китабында күрәбез. Шагыйрьнең иҗатын тикшерүче аның үзгә булуын тасвирлый.

Китап-иллюстратив күргәзмә 2 нче уку залында (3 катта) 2019 елның 5 сентябреннән 9 октябренәчә китапханәнең эшләгән сәгатьләрендә тәкъдим ителә. Керү бушлай.

Гөлнур ӘХМӘТОВА, Төмән шәһәре.
(Диләфрүз Ф
ӘХРЕТДИНОВА тәрҗемәсе).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836