#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Декабрь 2022
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
28 29 30 1 2 3 4
5 6 7 8 9 10 11
12 13 14 15 16 17 18
19 20 21 22 23 24 25
26 27 28 29 30 31 1

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Шатлыклы вакыйга

последние и лучшие новости искусства в мире

52-9Җәй уртасында Ялутор районының Исәт авылында бик зур шатлыклы вакыйга – “Исәт авылының хәтер китабыбасылып чыкты. Китапның тәкъдим итү чарасы октябрь ахырында Исәт урта мәктәбендә тантаналы рәвештә үтте. Бу бәйрәмгә укытучылар коллективы һәм укучылар зур әзерлек алып бардылар. Алар китапның эчтәлеге белән таныштылар, шигырьләр, җырлар өйрәнделәр һәм авылның хезмәт ветераннарын кичәгә чакырдылар. Мәктәп фойесын матур итеп бизәделәр, стенага сугыш һәм тыл ветераннарының фоторәсемнәрен элделәр.

Мәктәп бинасы кунаклар белән тулды. Алып баручы рус теле укытучысы Дания Ниязова тантаналы кичәгә килгән кунаклар - өлкә Думасы депутаты Тамара Казанцева, өлкә чик сакчылары ветераннары советы рәисе, авылдашыбыз Нуртдин Ибраһимов һәм өлкә, район хакимияте вәкилләре белән таныштырды.

Дания апа кичәне «Эх, дороги» җыры белән ачты. Авыр Бөек Ватан сугышы елларында һәрбер гаиләгә кайгы-хәсрәт килгәнен әйтеп китте. Хәтта бер гаиләдән 5-6 кеше сугышка киткән, ләкин барысына да туган йортларына әйләнеп кайтырга насыйп булмаган. Менә шушы сугышта катнашучылар, тылда алар өчен көне-төне эшләүче әни-апалар, балалар турында бу яңа китап.

Китап авторлары Әнисә Сәфәрова белән Мөхәммәткалы Кадыйров күп еллар мәктәптә эшләп, лаеклы ялга чыктылар. Эшләгән еллардан ук Әнисә апа авылның хәтер китабын язу турында уйлана башлый. Ул эштән соң өйдән-өйгә йөреп, ветераннар турында мәгълүмат җыя, туганнарына хатлар яза, архивларда эзләнә. Аңа бу эштә шул ук идея белән кызыксынучы информатика укытучысы Мөхәммәткалы абый ярдәм итә. Ул авылдашларының фотоларын җыя, яңарта, электрон архивлардан материаллар эзли, сугыш ветераннарының туганнарына хатлар яза. Әнисә апа китап өстендә дүрт ел дәвамында эшли. Шул вакытта хезмәт ветераны Рәхимгәрәй Алимбаев сугыш һәм тыл ветераннарының исемлеге өстендә мәктәп музеенда эш алып бара. Китапка материаллар җыйганда, Әнисә апа Рәхимгәрәй абыйның исемлегенә архивлардан Исәт авылыннан сугышка киткән тагын 22 кешенең исем-фамилиясен өсти. Шулай ук утыздан артык кешенең кайда һәлак булганын ачыклый, шул исәптә биш хәбәрсез югалган сугышчының кайда күмелгәнен таба.

Китапта 230дан артык тыл ветеранының исемлеге бирелгән, аларның сугыш вакытындагы эшләре, тормышлары ачыкланган. Китап битләрендә авылыбызның интернационалист сугышчыларыбызның күрсәткән батырлыклары белән танышырга була, данлыклы эшче авылдашлар турында да мәгълүматлар урын алган.

Презентация кичәсендә укучылар китаптан сугышчыларның хатларын укыдылар. Баянчы Булат Шәнгәрәев, Әлфинур Латыйпова үзәкләргә үтеп керерлек моңлы тавышлары белән җырлар башкардылар.

Авылыбызның шундый эчтәлекле китап чыгуы белән без бик горурланабыз. Әнисә апа белән Мөхәммәткалы абыйга иҗади уңышлар телибез. Китап чыгаруда зур булышлык күрсәткән Нуртдин Ибраһимов, вакытлыча милләтләр эшләре буенча өлкә комитеты җитәкчесе вазифасын башкаручы Роман Малыгин, өлкә Думасы депутатлары - Тамара Казанцева, Ольга Швецова, Иван Левченкога зур рәхмәтебезне белдерәбез.

Барлык авылдашлар китапка югары бәя бирделәр, киләчәк буынга бу китап зур бүләк булачагын әйттеләр. Кичә ахырында кунаклар авторлар кулыннан китаплар алдылар, аннары бергәләшеп тәмле чәйләр эчтеләр, бу чараны оештыручы Исәт мәктәбе коллективына рәхмәтләрен белдерделәр.

Асия КАДЫЙРОВА, Ялутор районы, Исәт авылы

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836