Бу санда 

#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Үзешчән җирле шагыйрьләр рәтендә яңа исем

последние и лучшие новости искусства в мире

Тубыл шәһәрендә яшәүче югары белемле филолог Диләфрүз Асмат кызы Гасыймова лаеклы ялда булса да, 2009нчы елда Казанның “Мөхәммәдия” мәдрәсәсен тәмамлап, дипломлы белгеч булып  кайта. Ул IIнче Вагайда, хәзер Тубыл шәһәренең яңа мәчетендә ислам дине нигезләре буенча укыту-агарту эшләрен алып бара. Күптән түгел аның “Аллаһы Тәгалә хакына” дип аталган китабы дөнья күрде.

Китапның редакторы К.Садыйков, корректоры Р.Садыйкова. Редактор китап турында: ”Шунысы кызыклы һәм игътибарга лаек, автор кайбер топоним һәм гидроним атамаларының килеп чыгышын үзенчә аңлатырга тырыша. Китап татар әдәби телендә, себертатар теле үзенчәлекләрен кертеп язылган. Камил рәвештә татар телен үзләштермәгәнлектән, автор, русча фикер йөртеп, күп җөмләләрне рус сүз тәртибе белән бирә. Аның кайбер әсәрләрен шигърияткә якын проза һәм тарихи чынбарлыкка якын күзаллау дип карап була. Шулай да болар әсәрләрнең тәрбияви кыйммәтен киметмиләр”, - ди. Диләфрүз ханым иҗат юлы белән таныштырып: ”Шәһәрдә һәм районда Коръән ашларын үткәргәндә дини бәйрәмнәрнең мәгънәсе, гореф-гадәтләребез турында сөйли идем. Минем үгет-нәсихәтләрем, ирекле рәвештә булса да, шигъри юллар белән тезелеп чыгалар. Аннары аларны дәфтәргә язып, җыеп бардым. Якташларым кызыксынып тыңлагач, миндә китап итеп чыгару максаты туды. Шулай итеп, беренче җыентыгым үзенең укучыларын тапты. Үзем “Яңарыш” газетасы битләрендә җирле шагыйрь-шагыйрәләребезнең иҗаты белән кызыксынам, укыйм. Булат Сөләйманов, Хәлил Вагайлы, Галия Абайдуллина язган шигырьләр күңелемә ошый. Бөек шагыйрьләребез Г.Тукай, М.Җәлилнең шигырьләрен укырга, тыңларга яратам”, - дип сөйләде. Диләфрүз ханым киләчәккә иҗади планнары белән дә таныштырды. ”Икенче китабыма себер якларына кагылышлы, астаналы авыллар турында иҗат иткән легендаларны кертергә телим. Элек-электән телдән-телгә күчеп килгән себер татарларының бишек җырлары да яңа китапта  урын алыр”, - диде ул. Без армый–талмый дин юлында хезмәт итүче Диләфрүз апаны яңа китабы белән котлыйбыз, аңа иҗади уңышлар, сәламәтлек телибез.

Римма УМИТБАЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836