Материалы

Яңа үрләр яулыйк

последние и лучшие новости искусства в мире

1990 елның 15 сентябрендә “Яңарыш”ның беренче саны дөнья күрә.

25 ел. Күңелләрдә горурлык уята торган, татар халкының мәдәни тормышында гаять истәлекле вакыйга бу. Сүз – халкыбыз рухи тарихының зур бер дәверен үз эченә алган хәзинә турында бара. “Яңарыш” хәзинәсендә халкыбызның үткәнен һәм бүгенгесен сүрәтләгән, тормыштагы күп кенә сорауларга җавап табардай, кызыксынып укырдай материаллар байтак. Публицистика сәхифәләрендә, әлбәттә, үзгәртеп кору заманының үткен проблемаларын күтәргән очерклар, мәкаләләр, мәдәни мирасыбыз, әдәбиятыбыз һәм сәнгатебез үсеше, тарихи үткәнебез, туган телебез һәм гореф-гадәтләребез, халкыбызның киләчәге турындагы язмалар урын алган “Яңарыш” чирек гасыр татар халкының иҗтимагый тормышын, әдәби-мәдәни үсешен яктыртып баручы бердәнбер төп басма булды. Аның битләрендә беренче көннән үк бөек чорга – яңару, демократияләштерү чорына керү көннәренең дулкынландыргыч вакыйгалары теркәлде. Газета милли хәрәкәтне тизләтү, халкыбызның үзаңын уяту, үстерү, аларда милли рух, милли горурлык хисләре тәрбияләү, телебезне, тарихыбызны, гореф-гадәт, йолаларыбызны һәм башка актуаль проблемаларны пропагандалады. Газетаның төп максаты – халыкка хезмәт итү, аның мәнфәгатьләрен кайгырту, хөкүмәт даирәләренең игътибарын халыкны борчыган проблемаларга юнәлтү, хакимият органнары карарларын, кануннарын, боерыкларын вакытында һәм аңлаешлы тел белән халыкка җиткерү.

“Яңарыш”ның басма буларак, уңышлы эшләп китүендә 1960 елларда “Ленин юлы”нда чыныгу алган күренекле җәмәгать эшлеклесе журналист Азат Сәгыйтовның роле зур булды. Ул милләт мәнфәгатьләрен ихлас кайгыртучы, тел, мәгариф-мәдәнияткә чиксез бирелгән, журналистика кануннарын яхшы белүче, чын иҗатчы, халыкны агартырга теләп, җан-фәрманга йөрүче, оста оештыручы иде. Беренче көннән үк Азат Гыйззәт улы үз тирәсенә әнә шундый асыл сыйфатларга ия фикердәшләр туплады, коллективта иҗат атмосферасы тудырды. Бу язмада газетаның чишмә башындагы беренче төркем – Азат белән бергә иңгә-иң торып авыр йөкне тарткан Нилүфәр Юсупова, Эльза Латфуллина, Рәүфә Сәгыйтова, Заһит Акбүләков, Әлмирә Гатауллина, Минзат Ибәтуллин исемнәрен азсызыклап әйтеп китәргә кирәктер, алар Төмән татар матбугаты тарихында тирән эз калдырдылар. Азат Сәгыйтов “Яңарыш” тирәсенә журналистикада үз сүзен әйтердәй, профессиональ белгечлекләре булган сәләтле яшьләрне тарту максатын куйды. “Яңарыш”та эшләүче журналистларның фикерләүләре милли аң белән сугарылган, йөрәкләрендә, бәгырьләрендә туган халкым дигән изге хис сулкылдаса гына без халкыбыз рухын уяту, илаһи хисләрен терелтү кебек максатчан эшләрдә уңышка ирешә алачакбыз”, - дип фикер йөртте. Үткән гасырның соңгы чирегенә туры килгән милли уяну чорында Азат Сәгыйтов никадәр хаклы иде бу сүзләре белән. Әлбәттә инде, ул әкрен-әкрен үз эшенә бирелгән, тырыш, кешелек дөньясын, рухиятне, табигать ямен, халкыбызны борчыган мәшәкать-кайгыларны үзенчә күрә, сурәтли белүче иҗади коллектив туплауга иреште. Алсу Сәгыйтова, Гөлнур Вәлишина, Наилә Сафиуллина, Рәүфә Кангазина, Диләфрүз Фәхретдинова, Нәсимә Ташбулатова, Римма Умитбаева - Азат тәрбияләп үстергән журналистлар төркеме барлыкка килде. Алар - бүген милли мәгърифәтебез, мәдәниятебезне үстерүдә зур җаваплылык тоеп хезмәт итүче фидакарьләр. Азат Сәгыйтов 15 ел эчендә үз милләте белән горурлану хисе уятуда әйтеп бетергесез күп эшләде. Гади халык турында кайгыртып язган гыйбрәтле күп санлы очерклары, дистәләгән мәкаләләре белән тормыштагы гаделсезлеккә битараф калмаучы тәҗрибәле язучы, журналист-публицист иде ул. Ул каләмдәшләренең иҗатын да җитди игътибар үзәгендә тотты, үз вакытында тел белгечләреннән оста журналистлар әзерләде, аның үрнәгендә бик күпләр матбугат мәйданына чыкты. Азат Гыйззәт улы Сәгыйтов ныклы кыйбласы, милли йөзе, көрәшчел рухы булган “Яңарыш” газетасының нигез ташын салып калдырды. Бүгенге көндә редакцияне җитәкләүче Алсу Мөхәммәтәмин кызы Сәгыйтова Азат тәрбияләп үстергән белгечләрнең берсе һәм ул остазыннан күп нәрсәгә өйрәнеп калырга өлгерде. “Яңарыш” газетасында яшь журналистларны оештырып, редакцияне җигелеп тартучы Алсу Мөхәммәтәмин кызы Сәгыйтованы үз эшенең остасы, коллектив белән гадел һәм таләпчән эш итә белүче мөхәррир буларак беләбез без. Җәмгыятьтәге барлык үзгәрешләр, әлбәттә, газета һәм аның журналистлары алдында да яңа бурычлар, яңа таләпләр куя. Алсу белгечлеге буенча математик-физик булганлыктан, компьютерны, аның дизайнын яхшы белә. Тәҗрибәле остаз гуманитар белемле белгечләрне (“Яңарыш”та гуманитар белемле журналистлар эшли) заманча мәгълүматлаштыру технологияләре белән таныштыру өчен компьютер графикасы дәресләре, мастер-класслар оештыра, “Яңарыш”ның дизайнында төрле яңалыклар кертүдә, яңадан-яңа программаларны фәнни-иҗади өйрәтүдә зур эшчәнлек, тырышлык күрсәтә, журналистларны компьютерда өйрәтүдә күп эшләргә туры килә аңа. “Яңарыш”ны татар җанлы, татар рухлы итеп кенә калмыйча, туган телебезне тирәннән өйрәнергә җәлеп итү юлларын эзли, осталыкка ирешергә омтылган каләм ияләрен эшкә тагын да җаваплырак карарга мәҗбүр итә. Алсу Мөхәммәтәмин кызы редакция коллективын яшь, үсеп килүче талантлар белән һәрдаим баетып тора, ана теленең бөтен нечкәлекләрен белеп язучы журналистлары белән горурлана ул, аларның эшчәнлегенә тиешле бәя бирә белә. Оештыру сәләтенә ия мөхәррир, эшкә җаны-тәне белән бирелгән, шул ук вакытта үз-үзенә дә, хезмәткәрләренә дә үтә таләпчән. “Яңарыш” – халык газетасы. Халыкны борчыган бер генә тема да газета игътибарыннан читтә калмый. Газета битләрендә өлкән буын кешеләре, ветераннар өчен аерым бүлекләр, “Гаилә учагы”, “Балалар сәхифәсе”, “Туган тел”, “Мәгърифәт-мәдәният”, “Иман”, “Шигърият”, “Яшьлек”, “Сөю чишмәсе”, социаль-икътисад, җәмгыятебезнең төрле тармагында эшләүче хезмәткәрләргә багышланган рубрикалар даими бирелеп бара. Билгеле, һәр журналистның күңеле яткан үз темасы, үз жанры була. “Яңарыш”ның бүлекләрен җитәкләүчеләр үзләре сайлаган рубрикага караган материалларның иң яхшыларын гына укучыга тәкъдим итәргә тырышалар. Газета үзенең битләрендә хәбәрче авторларга да шактый гына урын биреп килә. “Яңарыш”ның милли йөзен булдыруда алар керткән өлеш шулай ук һәр төрле мактауга лаек, газетада һәрберсенең үз йөзе, үз юнәлеше, үз рухияте чагыла. Тормыш вакыйгаларга бай, проблемалар җитәрлек, үткен фикерле, тәҗрибәле өлкән буын, үз милләте белән горурлана белүче яшьләр аларны вакытында зиһене белән тоеп тотып ала белә. Кем генә язмый газетага: галимнәр, язучылар, шагыйрьләр, күренекле мәгариф, мәдәният хезмәткәрләре, туган халкы язмышына битараф булмаган төрле профессия кешеләре, аларның кайберләре хәзерге чор (25 ел эчендә) татар милли публицистикасының әйдәүчесе булып әверелделәр. “Яңарыш” үзенең язып торучы авторлары белән горурлана ала. Газетада менә ничә еллар себер-татарлары тарихына гына кагылышлы бик күп материаллар басылды. Борынгы үткәнебез, ата-бабаларыбыз турында нәрсә беләбез без? Кешелекле әхлакка ия булган ата-бабаларыбыз кемнәр булган? Алардан язма документлар, истәлек кебекләр бөтенләй калмаган, калса да, аларны саклаучы булмаган, югалып беткәннәр. Шунлыктан фидакарь тарихчы авторларыбызның – Г.Әхмәтов, И.Гарифуллин, Я.Зәнкиев, А.Урамаев, И.Янтимиров, Ш.Фәхретдинов, Р.Ишимова, Ш.Ибраһимов, А.Сәгыйтов тарихи үткәнебезне торгызуда, аның яңадан-яңа сәхифәләрен ачуда игътибарга лаеклы, мәгълүматлы мәкаләләрен халыкка җиткерүдә “Яңарыш” бүгенге көнгәчә үзеннән өлеш кертә килә. Ә халыкны борчыган проблемаларны икътисади-сәяси, социаль мәсьәләләрне яктыртып, халкыбызның башка мәнфәгатьләрен кайгыртып язылган авторларыбызның күпме мәкалә-очерклары? Аларны санап бетереп тә булмаячак. 25 ел – чирек гасыр, шактый озын гомер, Ф.Утяшева, Н.Нәбиуллина, Д.Хәбибуллина, Х.Гаитова, Х.Уразова, Г.Хәйруллина, В.Хәбибуллина, Х.Кызылбаева, С.Салихова, Х.Речебакиева, Р.Муллаков, М.Шәмсетдинова, Г.Абназырова, Ә.Юскаев, И.Гарифуллин, Б.Нәүрузов, Якуб һәм Рәшидә Зәнкиевлар, Х.Алишина, К.Садыйков, И.Исхаков, Х.Хәбибуллин, Ф.Гарифуллин, Н.Галеев, Зыятдин һәм Фатыйх Низамовлар, Р.Ибраһимов, Р.Кутумова, Р.Рәхимова, Г.Абдрахманова,  мин фәкыйрегез һәм башка бик күп тәвәккәл, кыю фикерле, киң карашлы мәгълүматлы авторларның мәкаләләре “Яңарыш”ны тәүфыйк-инсаф, шәфкать чыганагына, татарның йөз аклыгына, зыялылар тәрбияләү мәктәбенә әверелде. Җирле тарих аның героик сәхифәләре, халкыбызның күркәм традицияләре, аның күренекле ул-кызларының фидакарьлеге турындагы язмалар укучыларда – яшь буында милли горурлык хисләре тәрбияләргә булыша.

Болардан тыш, “Яңарыш” яшь буынны шигърият белән тәрбияләүгә - батырлык, фидакарьлек, Ватанга бирелгәнлек рухында тәрбияләүгә дә зур игътибар итә. Кеше күңеленең иң кайнар хисләре чагылган, зәвык белән язылган, тирән эчтәлекле шигырьләрне укып үзеңә җан азыгы аласың. Нәкъ әнә шундый факторлар кешене кеше итә дә инде. Бу урында кайберләрнең исемнәрен атап, искә төшереп китү дә урынлы булыр. Бөек Ватан сугышы ветераннары Хисмәт Корман, Баһаветдин Нәүрүзов, Сәхир Хәбиб туган җире, халкы белән горурланып язган шигъри тәлгәшләре белән күңелебездә тирән эз калдырдылар. Гасыр ахырында ук берничә китап бастырып өлгергән Рәкыйп Ибраһимов балаларда югары әхлак сыйфатлары, туган илебезгә, телебезгә, гореф-гадәтләребезгә мәхәббәт тәрбияләүче шигырьләре белән халкыбыз ихтирамына лаек булды. Заманыбызның актуаль иҗтимагый эстетик проблемаларын күтәреп, милләт язмышы, татар теленең фаҗигале язмышы турында уйланып язган шигырьләре белән Сәгыйть Сагитовның хис-моңга бай шигырьләре безгә якын. Үз халкының күңел матурлыгын, хезмәт кешесенең фидакарьлеген фәлсәфи сүрәтләүче, туган җиргә, кешеләргә, туып-үскән мохиткә, аның рухи хәзинәләренә мәхәббәт хисе тәрбияләүче шагыйрь Заһит Акбүләков, поэзиянең барлык бизәкләрен, нечкәлекләрен сиземләп язучы Гөлнур Хәйруллина, образларга бай, шигъри телгә, үзенчәлекле фикерләү сәләтенә ия, туктаусыз эзләнүләрдән гыйбарәт иҗаты белән Гөлфизәр Абдрахманова иҗаты шигърият яратучы укучыда соклану хисләре генә тудыра. Татар дөньясына күптән танылган, милләтебезнең асылын билгеләп тирән эчтәлекле шигырьләр язучы Шәүкәт Гаделшаның иҗаты газета өчен аерым бер бизәк, аның шигырьләре гүзәллекне аңларга, табигать яшен, рухи матурлыкны тоярга ярдәм итеп, югары әхлак, туган илгә бирелгәнлек рухында тәрбияли торган иң әһаңле, образлы тел белән язылган шигырьләр. “Яңарыш” газетасы мондый шигырьләрне шактый бастырды һәм аларның күбесе яшь укучының, шигърият яратучының рухи дөньясында үз урынын тапты дип уйлыйм.

“Яңарыш”ның бүгенгәчә уңышлы эшләп баруында газетаның мөхәррире Азат Сәгыйтов оештырган (2004 ел) “Әдәби Төмән”нең роле зур булды. Бүгенге көндә Азат Сәгыйтовның хезмәтләренә тугрылыклы калып, “Яңарыш” редакциясе каршында эшләүче “Әдәби Төмән” көчләре газетаның мөхәррире Алсу Мөхәммәтәмин кызы Сәгыйтова җитәкчелегендә милли тормышыбызны җанландыруда иҗади эшчәнлекләрен дәвам итәләр. Милли хәрәкәтебезнең иң актив шәхесләреннән берсе – “Әдәби Төмән”не оештыру комитеты әгъзасы Х.Ч.Алишинаның эшчәнлеге аның һәр эштә һәрдаим яңалыкка омтылучы, оста оештыручы, талантлы иҗат кешесе булуы турында сөйли. Кайда гына булмасын “Әдәби Төмән”нең утырышларында ул халкыбызның буыннан-буынга тапшырыла килгән гореф-гадәтләрен, тарихын өйрәнү, югалтканнарын яңадан торгызу мәсьәләләрен күтәрә, ә туган телебезне, әдәбиятыбызны пропагандалауда иҗади оешманың иң якын ярдәмчесе, ышанычлысы. Аның тирән эчтәлекле һәр сүзе, һәр чыгышы илебездәге милли үзаңның үсеше белән тыгыз бәйләнгән. 25 ел эчендә газета лаеклы рәвештә халкыбызның чын мәгънәсендә җан азыгы, тугры юлдашы һәм киңәшчесенә әверелде. Милләтебезнең рухи дөньясын баетып, әдәбият-сәнгать, мәдәниятебезнең үсешен эзлекле яктыртып барды, халкыбызның иҗтимагый-сәяси фикерен үстерү, фән-мәдәният тарихын барлап-теркәп баруны да “Яңарыш” үз өстенә алды һәм бу изге бурычны фидакарьләрчә үтәп килә. Шул рәвешле “Яңарыш” тормышыбыздагы бәя биреп бетергесез зур ролен үзенең күпкырлы, нәтиҗәле эшчәнлеге белән раслады. Өлкәбездә яшәүче татарларның бердәнбер газетасын, милләтебез рухының кабатланмас елъязмасын – аның тырыш хезмәткәрләрен олуг бәйрәмнәре белән ихлас күңелдән, күп санлы укучыларыгыз исеменнән тәбрик итәбез. Зур тәҗрибәгә, якты сәхифәләргә ия булган “Яңарыш”ның халкыбызның XXI гасырдагы яшәешенең гадел елъязмачысы, килер буыннарның рухи юлдашы булып калыр, газета нигезенә олуг әдип Азат Сәгыйтов салган матур традицияләрне киләчәктә тагын да баетырлар, газета һәрдаим Төмән өлкә мәдәни-иҗтимагый тормышының үзәгендә балкып торыр дип ышанабыз.

Люция ХӘБИБУЛЛИНА, педагогик хезмәт һәм Бөек Ватан сугышы ветераны, Татарстан һәм Россия журналистлар берлеге әгъзасы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума