Материалы

Кешене хатирәләр яшәртә

последние и лучшие новости искусства в мире

“Яңарыш” газетасы хезмәткәрләренә мәкаләләр тупланган китабы өчен бик зур рәхмәтемне белдерәсем килә. Бу минем өчен бик зур бүләк. Минем  “Яңарыш” газетасында беренче басылып чыккан “Яшьлек елларымның хатирәләре” дигән мәкаләм мине яшьлек елларыма яңадан кайтарган шикелле булды. Азат Сәгыйтовның: “Кешене хатирәләр яшәртә”, - дигән сүзләре җанны эретә, яшәргә көч бирә. Ләкин бик кызганыч, Азат Сәгыйтов кына арабыздан бик тиз китте.

Яраткан “Яңарыш” газетасы өчен янып-көеп эшләп йөргән редакторы Азат Сәгыйтовка бөек шагыйребез Муса Җәлилнең:

“Син яшәмә җирдә файдасыз бер
Түмгәк булып тигез урында.

Янып калсын гомрең маяк булып
Үзеңнән соң килгән буынга”
,
- дигән шигъри юллары бик тә туры килә.

Безнең күңелләрдә ул маяк булып озак-озак еллар сакланыр, - дип уйлыйм.

Мин үзем Усак авылы мәктәбендә 40 ел белем биреп, хәзер инде күптән лаеклы ялда, ләкин барыбер мәктәп белән якын бәйләнештә торам, кирәк вакытта ярдәм кулы сузарга әзер.

“Яңарыш” газетасының редакторына, хезмәткәрләренә гаилә бәхете, авыр тынгысыз эшегездә зур уңышлар телим.

Жануфа АБУШЕВА, Вагай районы, Усак авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума