Материалы

Рәхмәтебез чиксез

последние и лучшие новости искусства в мире

Төмән өлкәсе татарлары өчен генә түгел, кайда гына яшәп ятмаган милләттәшләребез өчен хезмәт иткән, даны таралып өлгергән “Яңарыш”ыбызның күркәм юбилее – аңа 25! Аның кирәген, халкыбызга терәк, ярдәмче икәнен күпләр аңлыйлар, алдыралар, яздыралар һәм яратып укыйлар. Кайчакларда андагы акыллы сүзләргә, фикерләргә хәйран каласың. Бу - газетага язучыларның, бигрәк тә аның гүзәл затларыбыз – “Яңарыш”лы кызларыбызның тәкъдир итәрлек өлгерешләре һәм уңышлары.

“Яңарыш”ның юбилей көннәрендә аны оештыручы, ачучы, күпкырлы сәләтен, көчен, дәртен биреп аны җитәкләгән беренче мөхәррире Азат Гыйззәт улы Сәгыйтовны искә алмау, рухын риза итмәү мөмкин түгел! Ул газета кызларына – гүзәл затларына гына түгел, безнең барыбызга үрнәк шәхес, сабак бирүчебез, остазыбыз иде. Халкы өчен янып-көеп эшләде, яшәде, үзен жәлләмәде, бирешмәде, газетаны саклап кала алды. Бүген барыбыз да рәхмәт әйтеп, башыбызны иябез, бик тә риза булабыз, ул да безгә бик риза булып, урыны оҗмах түрендә булсын.

Хәзерге көндә танылып өлгергән газетаның тиражы да арта, укучылары да күбәя. “Яңарыш” – ул татарча көндәлек, дәреслек, тәрбияче, белешмә, вәгазь китабы һ.б. Ул милләтне агарта, аңын үстерә, ялгышларны төзәтә, үгет-нәсихәт бирә, яшәргә көч өсти, өмет иңдерә, илһамландыра, шатлыкларны уртаклаша, сагышларны бүлешә. Илдәге генә түгел, дөньядагы яңалыклар белән, үзгәрешләр, үсешләр белән таныштырып кына түгел, ә үзенең карашын-фикерен дә әйтә ала. “Яңарыш”ның эшләрен санап бетерерлекмени?! Анда армый-талмый, вакытлары белән исәпләшми, кайчакларда гаиләләренә уңыйсызлыклар китереп тә тырышып-тырмашып эшлиләр. Тырыш, уңган, белемле кызларыбызның сыйфатлары, тәҗрибәлелекләре сабыр, акыллы аналарныкы кебек. Алар аркылы милләтебезнең тарихы, күренекле шәхесләре, иҗат әһелләре, Ватан сугышы, тыл һәм хезмәт ветераннары белән танышабыз. Газетага язып барган дин кардәшләремнең хезмәтләренә дә югары бәя бирерлекләре шактый. Сүзгә дә осталар, тормышны күрә, халыкны аңлый беләләр. Бу күмәк хезмәт нәтиҗәсендә кайда, кайчан, ничек булганнарын белә барасың. Татар кайда гына яшәмәсен, аның кунакчыл һәм ярдәмчел, иманлы һәм инсафлы икәненә сөенәсең, булганына шөкер кылып яшәргә тырышасың. Сөю чишмәләрендә коенып, гаилә учакларында җылынып, сүрә-аятьләрен өйрәнеп, булдыклылардан үрнәк, кемнәрдән гыйбрәт алып яшәргә, эшләргә күнегәбез.

“Яңарыш”ка аерым рәхмәт шигърияткә урын биргәне өчен. “Яңарыш”, кайчакларда чиле-пешле, ритмлы-рифмасыз, мәгънәсез шигырьләребезне бастырмасагыз да, үпкәләмәскә тырышырбыз, әйе бит, дуслар?! Әйтәсе килгән фикерләрне мәкалә итеп язгаласак та урынлы булмасмы икән диюем...

Инде газетага язучы туганнар, дуслар, хәзер бит демократия “көчле”, шуның өчен, тискәре яклар да кимнән түгел бит. Әзрәк тәнкыйть булса, ярамас идеме? “Чеметкәләп, төрткәләп” китүнең дә файдасы тимәсме диюем. Язган мәкаләләр арасында, “түгелләре” дә киткәли, чамасын белеп кенә, дөресен-чынын язу өстен тора, ә булмаганны арттырып язсаң, берәү белмәсә, икенче белүе бар...

“Яңарыш”ыбызга язучыларыбызга, аны укучыларыбызга теләкләрем: сау-сәламәт булып, исән-имин торыгыз, шулай тәҗрибәләрегез белән уртаклашыгыз, яшьләрне тәртипкә, әхлакка өйрәтик, телне, динне, ата-ананы, әби-бабайны хөрмәтләүләренә ирешик.

“Яңарыш”лы, хөрмәтле кызларыбыз - газетаны саклап алып баручы Алсу ханым Сәгыйтовага, үз эшләрен җиренә җиткереп эшли белүче Гөлнур Вәлиевага, Диләфрүз Фәхретдиновага, Рәүфә Кангазинага, Наилә Сафиуллинага, Нәсимә Ташбулатовага, Римма Умитбаевага, Гали Сәитовка, Лариса Тузмөхәммәтовага һәм безгә күренми генә эшләп яткан башка хезмәткәрләргә зур рәхмәтләребезне белдерәбез, аларга иҗади уңышлар, какшамас сәламәтлек, тормышларында иминлек, күркәм инсафлы холык, һәрвакытта муллык теләп калабыз. Теләкләрем сәгатьле, сәгадәтле вакытларга туры килсен.

Хөрмәтле дин кардәшләрем! “Яңарыш”ка язылыгыз, аны алдырыгыз, языгыз, укыгыз, бердәнбер уңышлы булган газетаны укып отышлы булырсыз, күпне беләрсез, күпкә өйрәнерсез, бергә булыйк, бердәм булыйк! Хәле булганнар – сум белән, булмаганнары сүз белән ярдәм итик, рухларын күтәрик. Газетага ярдәм күрсәтүчеләргә дә, аңа яздыручыларга зур хөрмәт һәм аларга да аерым рәхмәт әйтәсе килә. Дөрес эшлисез, туганнар, Аллаһы Тәгалә сезне әҗереннән калдырмас, сезгә яңа уңышлар, нигъмәтләр биреп, көч-куәтләр өстәп торсын, фанида рәхәт күреп яшәргә насыйп итсен.

Хөрмәт белән Галия АБАЙДУЛЛИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума