Материалы

Яшәсен “Яңарыш” газетасы

последние и лучшие новости искусства в мире

Еллар үтә, “Яңарыш” газетабызга да 25 яшь тула. Бу гомер шактый күренекле һәм абруйлы. Шул дәвердә барыбыз да шактый бай тәҗрибә туплап өлгерәбез һәм тормышка тирән уйлар белән карыйбыз. Фикерләргә таянып әйтәсем килә, “Яңарыш”та берсеннән-берсе тирән эчтәлекле, әдәби яктан шома материаллар басылып тора. Мин бу яктан бер журналистны да аерым мактыйсым килми, ә алар бер-берсен уздырышмактан мәкаләләрне бастырып торалар, каләмнәре үткен, вакыйганы дөрес аңлап, безгә, укучыларга, вакытында юллап, төгәл эшләрен башкаралар. Афәрин, кызлар!

Безнең гаиләдә Идия ханым “Яңарыш” саннарын 25 ел бер-бер артлы тегеп бара, бер санын да югалтмаган. Кайбер вакыт иске тегелмәләрне (подшивка) актарып, аны-моны кабат укып та ала. Ни эшлисең, “Яңарыш” битләрендә безнең гомер, тормыш юлларыбыз чагылган бит. Без, сугыш еллары балалары, 25 ел буена “Яңарыш”ны яратып укып картайдык. Шуны әйтәсем килә,  балалар, оныкларыбыз да безнең кебек “Яңарыш”ны яратсыннар һәм укысыннар иде. Тормыш эстафетасы шул рәвешчә буыннан-буынга дәвам итсә иде. Идия ханым белән икебез “Яңарыш”ны атна саен көтеп алабыз, ул безнең көндәлек тормышыбызда бик мөһим.

Уңышлар сиңа, “Яңарыш”, озын гомер, җирле татар милләтен агартуда армый-талмый эшләгез. Ә журналистларга халык белән күбрәк очрашулар, яңа иҗади үсешләр теләп калабыз.

ИСХАКОВЛАР гаиләсе, Тубыл районы, Тубылтора авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума