Материалы

Хөрмәтле вә гыйззәтле «Яңарыш» гәзите хезмәткәрләре!

последние и лучшие новости искусства в мире

Ихлас күңелдән Сезне 25 еллык юбилей белән тәбрикләргә рөхсәт итегез. Чирек гасыр халык күңелен яулап армый–талмый хезмәт итәсез, авырлыкларга бирешмичә, каләмнәрегезне  тибрәтеп җәмгыятьнең hәр буынына ярарга тырышасыз. Яшь буында милли үзаң тәрбияләүдә Сезнең өлешегез зур. Бу еллар дәверендә тыгыз элемтәдә эшләү генә нәтиҗә китерә ала. Татар телен, әдәбиятын, мәдәниятен үстереп, өлкәбездә халкыбызның киләчәген кайгыртып яшисез. Сез безнең акыллыбыз, алтын куллы, ачык йөзле, варислы, гадел, зыялы, зәвыклы, хөрмәткә лаек, өлгер булуыгыз өчен мең рәхмәт Сезгә!  Киләчәк елларда газетабызны саклап калу - безнең төп бурычларыбызның берсе. Моның өчен бергә-бергә тырышып эшләү сорала.

Сабырлык, гадилек, тырышлык, олылык –
Сездәге иң матур сыйфатлар.

Сезне hәр кешегә сөйкемле күрсәткән
Тагын бер күркәм сыйфат бар.
Өлкән дус, киңәшче, тәрбия бирүче
Һәм остаз буларак кадерле Сез безгә!

Гүзәлия МУЛЛАЧАНОВА, Төмән районы татар теле hәм әдәбияты укытучыларының  методик берләшмәсе җитәкчесе.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума