Материалы

Яңарыш” – бөек җиңү

последние и лучшие новости искусства в мире

Чын күңелдән яраткан “Яңарыш” газетабызны 25 еллык юбилее белән котлап, редакциядә эшләүче һәрбер хезмәткәргә исәнлек-саулык, гаилә бәхете, иҗади уңышлар теләп калабыз. “Яңарыш”ыбызның дөньяга килүен, аның бу чирек гасыр вакытында халкыбызга хезмәт итүен без бөек җиңү дип атар идек. Чөнки өлкәбездә яшәгән 120 милләт вәкилләре үз туган телләрендә массакүләм матбугат чаралары булуына мактана алмыйлар. “Яңарыш”ның 25 еллыгы белән без редакцияне генә түгел, ә өлкәбездә яшәгән барлык милләттәшләребезне котлыйбыз. Үз туган телебездә фикер алышып, бәхәсләшеп, төрле милли-сәяси мәсьәләләрне чишү мөмкинлеге - ул чынында зур бәхет. Аллага шөкер, әлегә без үз туган телебездә фикер йөртеп, авыз тутырып, рәхәтләнеп сөйләшә алабыз. Әлегә руслашмаган!

Үкенеч, хәзерге катастрофик рәвештә вакыт җитешмәгән заманда адәм балалары үзләренең бертуганнары белән дә җитәрлек аралаша алмыйлар. Бертуганнары яңа адреска күчеп китсә, аларга күп вакытта барып та йөрмиләр. Телефоннан сөйләшсәләр - шул җитә. Ә менә яраткан газетабыз Төмән шәһәрендә ничә кабат адресын алыштырса да, анда барыр юл җайсыз булса да, без һаман аны эзлибез, аңа барабыз, ансыз яши алмыйбыз. “Яңарыш” һәрбер милли үзаңы тиешле дәрәҗәдә булган татар гаиләсендә кадерле кунак. Рәхмәт сезгә.

Гөлшат белән Җәгъфәр КАСЫЙМОВЛАР.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума