#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Апа белән горурланабыз

последние и лучшие новости искусства в мире

1940 елның 15 августында Вагай районы, Казанлы авылында зур гаиләдә алтынчы бала булып Мөсәвәрә Идрис кызы Мөслимова (Әхмәдукова) дөньяга килә.

Кечкенәдән бик тырыш, укуга бар көчен бирә, яхшы укый. Җидееллык белемне апа Казанлы мәктәбендә, ә урта белемне Тубыл шәһәренең 15 нче мәктәбендә ала.

Белемгә омтылышы зур булганга, ул Семакова урамында урнашкан татар педучилищесына укырга керә һәм аны уңышлы тәмамлап Вагай районы, Сөләйман башлангыч мәктәбенә укытырга килә.

1962 елда язмыш аны гомер иптәше – тыйнак, акыллы Күбәк егете Ниязулла абый белән кавыштыра. Яшь пар гөрләтеп тормыш корып җибәрәләр. Дөньяга бер-бер артлы 2 егет, 4 кыз киләләр.

Мөсәвәрә Идрис кызы бик тыйнак, акыллы, сабыр, уңган, ярдәмчел өй хуҗасы, бөек ана, укытучы. Эшкә һәрвакыт бөтен көчен бирде, бервакытта да балаларга тавыш күтәрмәде, коллегалары белән дус-тату булды. Җәмгыять, мәктәп, авыл эшләрендә актив катнашты.

1965 елдан алып Татар Вагай урта мәктәбендә биология укытучысы, аннан башлангыч классларда укытты. 1975 елдан Күбәк, Яркәү мәктәпләрендә эшләде. 42 ел укытучылык юлында меңләгән укучыга белем бирде.

Язмыш Мөсәвәрә апаны жәлләми, ул ачысын да, төчесен дә күрә. Ниязулла абый апаны, үзенең карт әнисен һәм 6 баласын калдырып 1984 елның декабрь аенда бакый дөньяга күчә.

Апа белән ничәмә еллар бергә эшләп, аның бервакытта да зарланганын, күз яшьләрен күрергә туры килмәде. Ул сынмады, югалмады. Тулы кура хайван тотты, балалары белән печән әзерләде, эшенә дә өлгерде, каенанасын карап аны соңгы юлга озатты.

Балаларын барсын да аякка бастырып, һәрберсенә белем бирде. Олы улы Уренгой шәһәренә вахта белән эшкә йөри, ике кызы еракта – берсе Салехард шәһәрендә поликлиника мөдире, ә кече кызы Альбина Аксарка (ХМАО) балык промышленностенда директор урынбасары. Олы кызы Эльвира Вагай поликлиникасында күз дәвалаучы булып эшли, ә Элеонора Олы Усак авылында тормыш кора.

2010 нчы елның июнь ае апа өчен иң авыр көннәр – көтмәгәндә ышанычлы, ихтирамлы зур улы Лянтор шәһәрендә йөрәге туктау сәбәпле дөнья куя. Апа бу кайгыны бик авыр кичерә, ләкин ул зарланмады, күз яшьләрен яулык астына яшереп йөрәк астында саклады.

Мөсәвәрә апа хезмәт юлын II татар Вагай мәктәбендә тәмамлады. Апаның эш юлын төрле грамоталар, Мактау хатлары бизи. Ул - хезмәт ветераны.

15 нче август көнне Мөсәвәрә Идрис кызына 75 яшь тула.

Хөрмәтле апа! Гомер бәйрәмегез белән чын күңелдән тәбрик итәм. Озын гомер, исәнлек-саулык, җан тынычлыгы, балалар бәхете телим.

Әнисә КАМАЛЕТДИНОВА, хезмәт ветераны.
Вагай районы, II Вагай авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836